«Һичшиксез, җиңәчәкбез!» – Хәрби корреспондент яраланганнан соң тәүге комментарий биргән

Курс өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирнов хәрби корреспондент Евгений Поддубныйның хастаханәдән тәүге комментариен урнаштырган.

“Барысы да әйбәт булачак. Искиткеч яхшы табиблар. Эшләрен югары дәрәҗәдә башкаралар. Минем өчен борчылуыгызга рәхмәт. Мин дә сезнең өчен һәрвакыт борчылам. Без, һичшиксез җиңәчәкбез! Барысы да әйбәт!” – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Хәзерге вакытта яраланган хәрби корреспондентның хәле авыр буларак бәяләнә. Хәле тотрыклыланганнан соң, аны алга таба дәвалау өчен Мәскәүгә җибәрделәр, дип хәбәр иткән Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре