Кассир, сәркатип, дизайнер һөнәрләре якын киләчәктә яраксыз булмагае. Бөтендөнья икътисадый форумында (ВЭФ) эш базары киләчәктә ничек үзгәрәчәген анализлаганнар. Исәпләп караганнар: 2030 елга 78 млн яңа эш урыны барлыкка киләчәк, ди. Ләкин аларның бер өлеше роботлар һәм ясалма акылга тапшырылачак. Ышаныргамы, юкмы – вакыт күрсәтер.
Форум хисабыннан күренгәнчә, замананың санлаша баруы, технологик алгарыш нәкъ тә санлы куркынычсызлык белгечләренә ихтыяҗ тудырачак. Бу һөнәрләргә ихтыяҗ инде хәзердән үк бар.
Моннан тыш энергияне сакчыл куллану, табигатьне саклау, климат үзгәрешләре кебек трендларны исәпкә алып, инженер-эколог, яңартыла торган энергия инженерлары да кирәк булачак.
Киләчәктә иң кирәкле һөнәрләр арасында китереп бирү хезмәтендә машина йөртүчеләр, агрономнар, төзүчеләр, мәктәп укытучылары һәм «сиделка»лар кала бирә.
Бетүгә таба бара торган һөнәрләр рәтенә күбесенчә административ вазыйфаларны башкара торган эшчеләрне керткәннәр. Мәсәлән, кассир, клерк, сәркатип, басма матбугат хезмәткәрләре (шул исәптән почта вәкилләре). Аларның юкка чыгуына әлеге дә баягы роботлаштыру, ясалма фәһем, санлашу һәм икътисадый үсешнең акрынаюы йогынты ясарга мөмкин, дип саныйлар.
Үзгәрешләргә тиз ияләшү, «көймәдә калу» өчен, теге яки бу һөнәр вәкиле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Белгечләр әзерләгән хисаптан күренгәнчә, беренче урында һаман да аналитик фикер йөртү күнекмәсе тора. Аннан тотрыклылык, үзгәрүчән вазгыятькә яраклаша белү, җитезлек кебек сыйфатлар килә. Хезмәт базарындагы үзгәрешләр арткан саен, кайбер компанияләр үз хезмәткәрләренең 59 процентка якынына квалификациясен үзгәртү яки квалификациясен арттыру таләп ителәчәк дип көтә икән.
Бу – кызык!
| 2025 елда иң кирәкле һөнәрләр (вакансияләр күрсәткече буенча, Россиядә) |
| Интернет технологияләр юнәлеше белгечләре (программистлар, веб-дизайнерлар һ.б.) |
| Инженер проектлаучы (конструктор, архитектор, дизайнер) |
| Тар юнәлештәге табиблар (диетолог, кардиолог, офтальмолог һ.б.) һәм шәфкать туташлары |
| Маркетологлар |
| Эшче һөнәр ияләре |
| 2010 елда иң кирәкле һөнәрләр (вакансияләр күрсәткече буенча, Россиядә) |
| Сату һәм сәүдә юнәлеше белгечләре |
| Мәгълүмати технологияләр тармагында эшләүчеләр |
| Маркетинг һәм реклама |
| Хисапчылар |
| Банк хезмәткәрләре |
Фикер
Арыслан Йосыпов, сантехник:
– Мин йортларга, фатирларга килеп башкара торган эшне робот яисә ясалма интеллект башкара алыр дип һич уйламыйм. Башкара алса да, йә бик кыйммәт, йә бик озак булачак инде ул (көлә). Безнең ише эшче кулларга эш һәрвакыт булды, булып тора һәм булачак. Хәзер бит ирләре була торып та, хатыннар безне чакырта. Шәһәр җирендә бу аеруча сизелә. Чөнки ирләре кадак та кага белми, «ак яка»лар. Эшем аз түгел, көненә берничә фатирга барырга туры килә.
Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш редакторы:
– Ясалма фәһем камил түгел. Ул журналистның иҗади эшчәнлеген берничек тә алыштыра алмый. Ул журналист өчен репортаж әзерләргә дә бармый, үз белдеге белән интервью да эшләми. Ясалма фәһем кешеләрдән үрнәк алып эшләнгән, ул да җиңел юл эзли, ул да ялкаулана. Хаталар да җибәрә, уйлап та чыгара. Аның белән эшләр өчен, үзеңә акыллы һәм белемле булу кирәк. Дөрес юлга кертеп җибәргәндә, ул ярдәмче була ала. Билгеле, яман кешеләр аны начар максатларда да куллана ала. Ясалма фәһем ул – сынау, русча әйтсәк, «вызов» та, шул ук вакытта яңа буынның казанышы да. Ул – инструмент. Инструмент бар икән – аны кулланырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез