Үткән ялларда Иран тирәсендәге вакыйгалар тагын да ныграк кискенләште. 22 июнь таңын без Трампның Иран атом объектларының Америка стратегик авиациясе тарафыннан утка тотылуы турындагы белдерүен ишетеп каршыладык. Вашингтон лидеры, Иран килешүгә бармаса, АКШның аны Израиль белән бергә тагын да көчлерәк бомбага тотачагын белдерде.
Һөҗүмдә Американың B-2 Spirit бомбага тота торган очкычлары файдаланылды, алар «бөтен бомбаларның да анасы» дип йөртелгән иң авыр бомбаларны Иранның Фордо, Натанза һәм Исфахандагы атом-төш объектларына ташлады. Трамп үз белдерүендә: «Дөньяда мондый һөҗүм ясый ала торган бүтән хәрбиләр юк», – дигән сүзләр әйтте һәм фарсыларның атом-төш программасы юк ителүен игълан итте. Әмма гадәттән тыш куәтле бомбалар шартлаганнан соң, атом-төш объектларында радиация таралуы күзәтелмәде. Тәһран баетылган уранның һөҗүмгә кадәр үк объектлардан чыгарылып бетерелүен һәм Америка һөҗүменең җитди зыян салмавын дәлилләргә тырышты, илнең атом-төш программасы тагын да зуррак тизлектә үстереләчәген вәгъдә итте. The Economist журналы Кушма Штатлар, аерым мөмкинлекләре булуга карамастан, Фордога җитди зыян салырлык сәләткә ия түгел дип язды. Кайбер башка Көнбатыш чыганаклары да шул фикерне куәтли.
Amwaj Media порталы исә Вашингтонның Тәһранны атом-төш объектларына һөҗүм итәчәге хакында алдан кисәтүен язды. Трамп администрациясе фарсыларга зур масштаблы сугыш теләмәвен җиткергән һәм җавап һөҗүмнәре ясамавын үтенгән. Һөҗүм, чынлап та, «килешенү» ысулында ясалган дигән тәэсир калдыра, әмма бу аның нәтиҗәләре зур фаҗигагә китермәс дигән гарантия бирми. Фарсылар бер дә җавапсыз кала алмый, ләкин аларның җавабы да, жанр таләбе буенча, американнарга зур зыян салмаслык булырга тиеш. Тәһран ике төрле җавап вәгъдә итә: Һүрмүз бугазын бикләү, Якын Көнчыгыштагы АКШ һәрби базаларына ракета һөҗүмнәре оештыру. Ике вариантта да фарсыларның мөмкинлекләре чикләнгән. Шулай да нефть сәүдәсенең төп артерияләреннән берсе булган бугазны бикләү омтылышы кара алтын бәясен югары күтәрә ала.
Трамп үзенең максатына иреште. Аңа кечкенә генә җиңү кирәк иде, мәгълүмат кырында шул җиңү идеясен байрак итеп күтәрергә тырыша. Ләкин Америка сәяси элиталары аның бу адымын төрлечә бәяләде: хуплаудан башлап импичмент таләп итүгә кадәр чакырулар яңгырый. Җиңү, әгәр дә ул булды дип санаган очракта да, АКШның һәм дөнья икътисадының төп проблемасын хәл итми: процентлы бурычлар зурлыгы кала бирә. Шуңа күрә вакыйгаларның мантыйгы аларны кискенләштерүне таләп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез