Газетага язылу

Һүрмүзне тел белән бикләү

Дүшәмбе кичендә АКШ хәрби кораблары, вәгъдә иткәнчә, Һүрмүз бугазын һәм, гомумән, Фарсы култыгын блокадага алды. Рәсми чыганаклар бу операциядә 15 АКШ хәрби корабы катнашуын әйтә. Алардан вертолетлар күтәрелә ала, сәүдә корабларына десант төшерү мөмкинлеге бар. Трамп Иран хәрби диңгез флотының су төбендә ятуын, фарсыларның бернинди каршылык та күрсәтә алмаячакларын туктаусыз кабатлый.

 

Вашингтоннан нәгърә оруларга Тәһранда бик исләре китмәде. «Хатам әл-Әнбия» генераль штабы командующие: «Әгәр Иран портларының иминлеге куркыныч астында булса, Фарсы култыгында, Оман диңгезендә бер генә порт та имин булмаячак», – дип белдерде. Укучылар өчен искәртик: «Хатам әл-Әнбия» ул – Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) карамагындагы зур инженерлык-төзелеш структурасы. Ул Иранда стратегик проектлар белән шөгыльләнә (нефть-газ, юллар, инфраструктура). Шулай ук хәрби һәм саклану әһәмиятендәге объектлар төзүдә катнаша. Дәүләт өчен мөһим икътисадый һәм хәрби инструмент булып санала.

 

Пекин да Америка блокадасына игътибар итмичә, үз танкерларын Иранга җибәрәчәген һәм аларның нефть төяп кайтачакларын игълан итеп тора. Дөресен генә әйткәндә, төбәктәге мөһим сәүдә юлын бикләү Вашингтонның стратегик фикер йөртергә сәләтсезлеген тагын бер тапкыр раслый. Хәтта дилетантлар да моның хата икәнлеген аңлый ала. Блокада дөнья икътисадына каты сугачак һәм бумеранг булып, АКШ өстенә килеп төшәчәк. Атаклы Америка сәятчесе, профессор Джон Миршаймер: «Бу – нәтиҗәсез генә түгел, контрпродуктив гамәл. Без ни өчен Иран нефтенә дөнья базарына кайтырга рөхсәт иттек? Чөнки ул безгә кирәк. Иран нефтеннән башка дөнья икътисады җимерелергә мөмкин. Хөсиләр һәм иранлылар Кызыл диңгезне дә япса, Фарсы култыгы нефтен генә түгел, Кызыл диңгез сәүдәсен дә югалтачаксыз. Бу дөнья икътисадына һөҗүм булачак. Һәм ахыр чиктә Трамп администрациясен чигенергә мәҗбүр итәчәк», – ди. Израиль ресурслары: «Иранны диңгез блокадасына алу үз көченә керде. Әлегә бары тик сүздә генә», – дигән баш астында язма бирә һәм: «Экспертлар, АКШның чит ил танкерларын, мәсәлән, Кытайдан яки союздаш Һиндстан һәм Көньяк Кореядан Иранга бара торган танкерларны чынлап та кулга алырга батырчылык итәрләрме икән, дип шик белдерә. Шулай ук алар Иранның, мондый гамәлләргә җавап итеп, Фарсы култыгы гарәп илләре танкерларына һөҗүмнәр ясау ихтималы булуын кисәтә», – ди. Вашингтон инде арткы тизлеккә күчәргә теләк белдерә. Сөйләшүләрнең икенче раунды әзерләнү турында сигналлар җибәрә.

                           

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре