Ябыкканнан соң кабат артык авырлык җыймас өчен нишләргә икәнен аңлаттылар

Ябыкканнан соң алга таба буй-сынны зифа килеш саклап калу өчен, нагрузканы берникадәр киметеп, күнегүләрне дәвам итәргә кирәк. Аларны ташлап, янә дөрес тукланмый башлаган кеше кабат элекке хәленә кайтачак. Фитнес-тренер Сергей Литовченко “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Күнегүләрне ташларга кирәкми. Гәрчә аларны киметергә һәм йөрәкне ныгыту күнегүләренә күбрәк игътибар итәргә: йөзә, велосипедта йөри, җәяү йөри башларга мөмкин”, – дигән ул.

Шулай ук, аның әйтүенчә, ябыкканнан соң кеше үз алдына яңа максат куя ала.

“Ябыгуга ирешүчеләргә, әйтик, тән сыйфатын яхшырту максатын куярга мөмкин. Ир-атлар – мускулларын үстерә, кызлар – аяклары, арт саны матурлыгын, прессны кайгырта ала”, – дип өстәгән фитнес-тренер.

Башка шөгыльгә дә күчеп була, дигән фикердә Литовченко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре