Нәрсә?
Бөтенроссия «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале
Кайчан?
21–22 июнь
Кайда?
Питрәч районының Әлбәдән авылы
Билгеле булганча, Әлбәдән – Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы. Әлеге фестиваль аның исемен мәңгеләштерү чарасы булып та тора. Быел исә ул берьюлы берничә вакыйгага – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елы һәм Петр Гаврилов тууына 125 ел тулуга багышлана. Фестиваль кысасында Брест крепосте оборонасы (1941 ел), Бөек Ватан сугышы башлану, Кенигсберг янындагы көрәш вакыйгалары торгызылачак.
Нәрсә?
Казан Сабан туе
Кайчан?
21 июнь
Кайда?
– Тынычлык бистәсе
– Аккош күле
– Дәрвишләр бистәсе
Төп чарага кадәр 20 июньдә Казан ипподромында традицион ат чабышлары да узачак. Быел да Казан һәм Татарстан җитәкчелеге призлар әзерләгән. 21 июньдә бәйрәм мәйданчыклары 9:00 сәгатьтән эшли башлап, көрәштә баш батыр ачыкланганчы дәвам итәчәк. Көрәш батырларын елдагыча кыйммәтле бүләкләр көтә.
Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта кунаклар һәм Казан халкы өчен 2 меңнән артык артист чыгыш ясаячак. Салават Фәтхетдинов белән Филүс Каһиров та булачак. Моннан тыш, елдагыча, Татарстанның 11 районы үз ишегалларын оештырачак. Бәйрәмне оештыручылар Сабан туена милли киемнән килүне хуплый. Түбәтәй-калфакларыгызны әзерләп өлгермәгән булсагыз, җирле дизайнерлар катнашындагы ярминкәне читләтеп үтмәссез. Быел ул тәүге тапкыр уздырыла.
Аккош күлендәге бәйрәм «Татарстан батырлары» дигән театраль тамашадан башланачак. Монда шулай ук Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Ильмира Нәгыймова һәм башкалар да җырлаячак. Ә районнар әзерләгән ишегалларында татар авылларындагы көнкүреш белән танышып булачак.
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта бәйрәм шулай ук «Татарстан батырлары»ннан башланачак. Шуннан соң сәхнәгә Марат Яруллин, Илгиз Шәйхразиев, Марина Карпова һәм башкалар чыгачак. Шулай ук монда аерым мәйданда «Яшьләр Сабан туе»н уздырырга ниятлиләр. Анда «Сабан туе гүзәле»н дә сайлаячаклар.
Сүз уңаеннан, әлеге өч урында Сабан туе уздыру өчен 66,7 млн сум акча тотылачак.
Нәрсә?
«Моабит дәфтәре» музыкаль-шигъри перформансы
Кайчан?
22 июнь, 20:00 сәгатьтә
Кайда?
Казанның Черек күл паркы
Музыкаль-шигъри перформанста Алсу Шакирова, Булат Гатауллин, Ришат Әхмәдуллин, Виолетта Ченина, Алия Фәхретдинова катнаша. Тамашага шулай ук «Апуш» балалар театр студиясе дә җәлеп ителәчәк.
Нәрсә?
Яшьләр көне уңаеннан Zoor Zoom Party
Кайчан?
25 июнь
Кайда?
Балтач
Татар эстрадасы артистлары, диджейлар һәм танылган алып баручылар катнашында ачык һавадагы концерт-дискотека.
19 июньдә Казанда Сабан туена бүләк җыйдылар. Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани, Һади Такташ урамнары буйлап хәрәкәт иткән арба тагылган атлар шәһәрне бәйрәм рухына төрде. Бәйрәмгә дип әзерләгән бүләкләрен җитәкчеләр һәм оешмалар да, Казан халкы да бирде.
«Татарстанда — җәй» программасы кысаларында ике йөздән артык чара планлаштырылган. Һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
Җәйге чаралар афишасы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлаган «Татарстанда җәй» проекты сайты аша танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаиләгә хас рухи хәзинәләр һәм мәдәният инфраструктурасы” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез