Ял итәргә өйрәнәбез. Ял сәламәтлеккә уңай тәэсир итсен өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

«Эш-мәшәкатьләрдән бөтенләй онытылып торганда гына ял организмга файда китерә». Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин алай булмаска да мөмкин шул. Ял чын мәгънәсендә сәламәтлеккә уңай тәэсир итсен өчен нәрсәләрне белеп торырга? Бу җәһәттән белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Алдан әзерләнегез

Иң киеренке вакыт – ялга китәр алдыннан. Шуңа күрә алдан ук әзерләнергә кирәк. Кимендә 15 көн алдын куен дәфтәрегезгә нинди эшләрне төгәлләргә кирәклеген иренмичә язып куегыз. Һәркайсының кайчан, нинди көндә тәмамланырга тиешлеген билгеләгез. Агымдагы эшләрегезне кемгә тапшырып китәсегезне уйлагыз. Хезмәттәшгезгә авырлык китермим, дисәгез, барысын да тәртипкә салыгыз. Бурычларыгызны аның  җилкәсенә генә өеп калдырырлык булмасын.

Эш турында уйламагыз

Кайберәүләр хәтта дөнья читенә китеп барса да, эшен бер минутка да башыннан чыгармый. Дулкыннар эчендә иркәләнеп, дөньясын онытып кояшта кызынасы урынга эш чатларында, электрон почтасында казына. Белеп торыгыз: мондый ял файда китерми. Эшегезгә аннан китеп тә тормаган кебек әйләнеп кайтачаксыз. Нишләргә?

Бер минутны да бушка уздырмаска. Ялны эш турында уйларга вакыт калдырмаслык итеп үткәрергә: пляждан тыш, сәфәр-экскурсияләрдән, бию кичәләреннән, башка төрле күңел ачу чараларыннан кайтып кермәскә кирәк. Ягъни ялның һәр көне нәрсә беләндер истә калырлык булсын һәм бер генә минуты да әрәмгә узмасын.

Телефонга кагылмаска. Хәзерге тормышны теге яки бу гаджетсыз күз алдына да китереп булмый анысы. Ләкин ялда аны бик кирәктә генә кулга алырга тырышыгыз.

Ял итәргә соңармагыз

Йокы шикелле, «җыеп» кына ял итү мөмкин түгел. Атна буе килделе-киттеле генә йоклап, ял көннәрендә йокы симертүнең файдасы юклыгын табиблар адым саен тәкрарлап тора ич. Ял мәсьәләсендә дә шулай: ничәмә-ничә еллар буе ял итмичә йөргәннән соң ике атналык отпускыдан берничек тә «яңа туган кеше» төсле кайтып булмый. Шуңа күрә, эш качмый ул, дигән гыйбарәне онытмыйча, даими ял итү мөһим. Юкса кайчан да булса үкенергә туры килмәгәе. Иң куркынычы –эмоциональ «яну». Мондый халәттәге кешегә зур хезмәт хакы да, абруйлы вазыйфасы да, ялы да, хәтта гаиләсе дә кирәкми башлый.

Җыеп, шуны әйтергә мөмкин: дөрес ял итү генә баш миен кирәкмәс нәрсәләрдән «чистартып», аны тагы да әйбәтрәк эшләтеп җибәрә, организмга көч-хәл кертү мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре