Башлангыч Хезмәт кодексының 120 нче статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Хәзерге закон буенча, отпуск озынлыгы 28 календарь көнен тәшкил итә. Моңа эш көннәре генә түгел, ял көннәре дә керә. Закон чыгаручылар, чираттагы ялның гомуми көннәрен исәпләгәндә, ялларны кертмәскә тәкъдим итә.
Леонид Слуцкий үзенең телеграм-каналында билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр өчен отышлырак булачак бу. Ялларының озаккарак сузылуы сәламәтлекләренә, нерв системасына уңай йогынты ясаячак. Нәтиҗәдә аларның эшкә сәләте артачак.
Депутат басым ясап әйткәнчә, хәзерге вакытта чираттагы ялны календарь көннәрендә исәпләү тәртибе отпуск вакытын киметә, чөнки шимбә-якшәмбе яллары да шул көннәр исәбенә кертелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез