Ял көннәрендә һава температурасы +33 градуска җитәчәк

Татарстан – инде менә берничә көн рәттән эссе антициклон йогынтысында. Кичә көндез һава температурасы +26...+29 градуска кадәр күтәрелде. Тәүлеклек уртача температура нормадан 5 градуска югарырак булды. Бүген исә көндезге 12ләр тирәсендә температура +25...+31 градус тәшкил итте.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, якындагы ике тәүлектә – 30-31 майда һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми: элеккечә үк, антициклон хөкем сөрәчәк. 30 майда төнлә термометрның терекөмеш баганасы +7...+12, көнбатыш районнарда +17 градуска кадәр күрсәтәчәк. 31 майда көндезге сәгатьләрдә +27...+33 градуска җитәчәк. Төнлә +11...+16 градус. Явым-төшем булмаячак.

Якшәмбе – 1 июньдә төнге сәгатьләрдә аз гына яңгыр явып үтәргә мөмкин. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр. Секундына 15-20 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +28....+33 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +15...+20 градус.

Киләсе атна башында һава торышы үзгәрәчәк. Һава температурасы шактый ук кимеп, яшенле яңгырлар явым үтәчәк. Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, 2 июньдә көндез +21...+26 градус, сишәмбе көнне +19....+24 градус чамасы гына булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре