Ял көннәрендә республикада һава торышы алышына. Яңгыр явачак, һава температурасы түбәнәячәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 октябрьдә көндез һава температурасы +17...+22 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...+5, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -5кә кадәр. Шимбә – 5 октябрьдә антициклон чигенә. Төньяктан һава агымнары үтеп керү сәбәпле, берникадәр салкынайтачак һәм кыска гына яңгырлар явып узачак. Көндез һава температурасы +19 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +5...+10, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +3...-2 градус көтелә.
Якшәмбе – 6 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +12...+17 градус күрсәтәчәк. Төнлә +4...+9 градус.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атнада һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Урыны белән, асылда республиканың көнбатышында аз гына яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Дүшәмбе – 7 октябрьдә көндез +13...+18 градус, сишәмбе – 8 октябрьдә +15...+20 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез