Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинация турында сертификатның рәсми документ булып торуы турында боерык чыгарган.
Боерык кичә – 8 ноябрьдә үз көченә керде. Шуңа күрә прививка ясатмыйча гына ялган сертификат сатып алучыларны хәзер җинаять җаваплылыгы көтә. Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов бу хакта кисәткән иде инде. «Ялган сертификат сатып алу, саклау яки аннан файдалану өчен «Ялган документ сатып алу, саклау, йөртү» статьясы нигезендә җәза чарасы күреләчәк. Бу статья буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү», – диде ул.
Министр урынбасары ә йтүенчә, ялган документтан файдаланучылар гына түгел, аны ясаучылар, шулай ук сатып алучылар, үзләре белән йөртүчеләр дә җинаять җаваплылыгына тартылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез