Газетага язылу

Ялгызлык утында янмагыз

Сыңар канат калырга язмасын! Мондый теләкне еш ишетергә туры килә. Тормышың түгәрәк булганда бу сүзләрнең асылына игътибар да итмисең. Кемдер исә гомер буе ялгызлык ачысын татый. Бу нәрсә белән куркыныч? Ялгызлыкка дучар булмас өчен нишләргә?

Ялгызлык утында янмагыз

«Туган авылым» мәчете имамы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.

Динебез ялгызлыкка нинди мөнәсәбәттә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.), ялгызлык турында сөйләгәндә, гаилә корырга куша. «Никах – минем сөннәтем. Кем аннан баш тарта, шул мөселман булмас», – ди. Димәк, гаилә – безне ялгызлыктан коткара торган иң зур чара. Әмма бүген кеше гаилә корырга ашыкмый. Шул рәвешле гомерен ялгызлыкка дучар итә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәлам: «Ир кешенең бәхете – яхшы хатында, яхшы дусларда, яхшы балаларда һәм эшләгән акчасының үз ирегендә булуында», – ди. Яныңда сине, күңелеңне аңларлык кешең булу мөһим. Шулай ук пәйгамбәребез: «Күп бала табыгыз. Күп бала тапкан саен, мин сезнең белән горурланырмын», – дигән. Күпбалалы гаиләдә кешенең бертуганнары күп була. Бу исә – үз чиратында, кеше туганлык, кардәшлек ярдәме тоеп яши, ялгыз калмый дигән сүз.

Ялгызың гына өйдә кунарга ярамый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Бу чынлап та шулай. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәлам: «Үзегез генә өйдә кунмагыз», – ди. Өйдә чакта да яныңда кеше булырга тиеш. Юлга да ялгызың чыгарга киңәш ителми. Пәйгамбәребез тагын бер хәдисендә: «Юлга бер-ике кеше генә чыкса, алар янына шайтан килә», – ди. Ягъни юлга ялгыз чыгарга ярамый, җәмәгать белән йөрергә кирәк. Бу төшенчә янда ким дигәндә өч кеше булуны күздә тота. Шуңа күрә Коръән ашлары үткәргәндә дә, ким дигәндә өч кеше булу хәерле.

Ялгыз кеше янына шайтан килә, димәк?

– Әйе, ул аны бутый, адаштыра. Ир кешегә ул сирәгрәк килә. Ялгыз-хатын кыз янына исә шайтан бик яратып йөри. Бу гүзәл затларның табигатенә бәйле. Алар эмоциональ, хискә бирелүчән, тиз ышанучан. Шуңа күрә шайтан аларны тизрәк алдалый. Сихерчеләр, бозым кылучылар арасында да хатын-кызлар күбрәк. Ир кеше исә эшләр алдыннан барысын да җентекләп карый, тикшерә. Аны алдау читен.

Шайтан ияләшкән ялгыз кешедә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Андый кешенең тора-бара холкы үзгәрә, фикерләре чуала. Ул агрессивка әйләнә. Кешеләр белән аралаша алмый, аларны дошман күрә. Болар бар да – шайтан, ялгызлык галәмәте.

Әмма тормыш булгач, ялгызың калып, кешеләрдән бераз читләшеп торырга теләгән чаклар да була...

Ялгызлык – мөселман кеше өчен вакытлы халәт. Аннан арынып, аралашырга омтылу безнең табигатебездә дә үк бар. Күпмедер вакыт ялгыз торсак та, алай озак түзеп тора алмыйбыз. Шуңа күрә бәйрәм булса да, кеше чакырабыз, үзебез дә кеше күп булган җиргә барырга тырышабыз. Ялгыз калып, уй-фикерләрне туплагач, җәмгыятькә, кешеләр янына ашкынабыз. Адәм галәйһиссәлам башта җәннәттә үзе генә яшәгән. Әмма ул анда үзе генә яши алмый. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа күңелен тынычландыру өчен хатын бирә. Анабыз Һава Адәм галәйһиссәламгә хатынны да, дусны да алыштыра. Шуңа күрә җәннәткә эләккән очракта да безнең үзара аралашу була. Җәннәт катлам-катлам булса да, без алар арасында кунакка йөри алабыз.

Кеше гаиләле дә булырга, кешеләр арасында эшләргә, әмма шуңа да карамастан, үзен ялгыз хис итәргә мөмкин. Замана кешесенә бигрәк тә хас халәт бу. Моны иң куркыныч ялгызлык дип әйтеп буламы?

– Иң зур ялгызлык – үлем халәтендә ялгыз калу. Бу очракта инде кешегә табиблар да, якыннары да – беркем дә ярдәм итә алмый. Андый чакта кешене бары Аллаһы Тәгаләгә ышануы, иманы гына коткара ала. Аллаһы Тәгалә белән булган кеше рухи ялгызлыктан интекми. Бу аңа кыямәт көнендә дә булыша. Ник дигәндә, кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында барысы бергә басып торсалар да, ялгыз булалар. Бер-берсенә булышмыйлар, һәркайсы үзе турында гына уйлый. Һәркем үз эченә йомылып, ялгыз халәттә кала. Үз гөнаһларың белән бергә – бер калганда, яныңдагы кеше дә коткара алмый, Аллаһы Тәгалә генә булыша ала. Аллаһы Тәгаләне сатып, шайтан кушканча яшәгән кешеләр кыямәт көнендә: «Без бит сиңа ышандык, булыш әле», – дип, шайтан янына килерләр. Шайтан исә: «Мин бит сезгә әйттем генә. Мин Алладан куркам. Сезнең кылган гөнаһыгызга минем катышым юк», – дип җавап кайтара, шушы кешеләрдән ваз кичә. Шуңа күрә динсезлектә гөнаһ кылып яшәгән кеше хәзердән үк ялгызлыкка дучар дигән сүз. Дөньялыкта кеше гадәттә үз гаебе белән ялгыз.

Ялгызлыкка дучар булмас өчен нишләргә?

– Иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән мәхрүм булмаска кирәк. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаса, кешедә рухи ялгызлык барлыкка килә. Аны берни дә алыштыра алмый. Ялгыз калмаска кирәк. Хатын-кызга, мәсәлән, үзенә генә тору килешми. Ул кияүгә чыгарга тиеш. Ире, баласы булмаса, туганы белән яшәсен. Ялгыз яшәү  икенче, өченче хатын булып яшәгәнгә караганда күпкә зыянлырак. Ялгызлыкка дучар булмас, бигрәк тә картлык көндә ялгыз калмас өчен, балаларга дөрес тәрбия бирү дә мәслихәт. Баланың миһербансыз, каты бәгырьле булып үсүе – фәкать ата-ана гаебе. Кайбер кешенең холкы авыр була. Шул сәбәпле ялгыз калучылар да байтак. Шуңа күрә холкыңны, фикерләреңне үзгәртергә, диндә булырга, намаз укырга кирәк. Алай булганда төшенкелеккә бирелүдән дә куркасы юк. Төшенкелек – ялгызлыкка бирелү нәтиҗәсе бит. Депрессия – шайтан сыйфаты. Яныңда шайтан йөрсә, төшенкелеккә биреләсең.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре