Россиядә ялгызлык департаменты барлыкка килергә мөмкин. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев шундый тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, ялгызлык – хәзерге замандагы иң зур проблемаларның берсе. «Депрессиядән тыш, йөрәк-кан тамыры авырулары кебек бик күп кенә чирләр дә китереп чыгара ул. Шуңа күрә махсус департамент булдырып, ялгызлык мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Бөекбритания, Япония, Көньяк Кореяда бу күптән шулай», – дип белдергән депутат. Ялгызлыктан бармы дәва?
Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Гаилә сәясәте, демография, сәламәтлек юнәлешендә дәүләт тарафыннан болай да бик күп эшләр башкарыла. Ялгызлык өчен аерым ниндидер аппарат булдыруның бер кирәге дә юк. Булдырылган мөмкинлекләрдән файдалану-файдаланмау инде бары кешенең үзеннән генә тора. Диспансеризацияне генә алыйк. Ул бөтен кешеләр өчен бертигез дәрәҗәдә бушлай уздырыла. Әмма, шуңа да карамастан, күпләр аны үтәргә атлыгып тормый.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Элек, әйтик, шул ук йөз еллар чамасы элек ялгызлык бу дәрәҗәдә киң таралмаган булган. Ник дигәндә, ул чорда әдәп-әхлак, тәрбия – бөтен эшләр мәчет белән чиркәүгә барып тоташа иде. Бөтен кеше иманлы, гыйбадәтле булган. Җәмгыятьтә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы да дин күзлегеннән каралган. Хәзер без балаларны материалистларга әйләндереп бетердек. Башта фатир, машина кирәк... Авылга кайтмыйбыз, чөнки анда хезмәт хакы аз... Шуңа күрә нинди генә департамент булмасын, ялгызлык кебек җитди проблемаларны ул дин ярдәменнән башка гына хәл итә алмаячак. Бу уңайдан безгә киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мәчетебездә таныштыру үзәге эшли. Борчыган соравы булган кеше аноним рәвештә ышаныч телефонына шалтырата ала.
Регина Фәхрисламова, психолог:
– Әле без кечкенә чакта гына авылда бәрәңгене бөтен туган-тумача бергә җыелышып ала идек. Башта беребезнекен бетерсәк, аннары икенчебезнең бакчасына китә идек. Печән өстендә дә шул ук хәл иде. Хәзер инде бер-береңә алай ярдәмләшеп яшәү дә үткәндә калып бара. Эше булса да, күпләр аны башка кешегә акча түләп, яллап эшләтергә тырыша. Миңа калса, хәзер ялгызлык мәсьәләсе тагын да кискенләште. Күпләр бүген үз өендә, үз гаиләсендә дә үзен ялгыз хис итә. Ялгызлык аркасында йөрәк-кан тамыры авырулары гына түгел, ашкайнату, тире авырулары да пәйда була. Әмма ниндидер махсус орган гына аны хәл итә алыр дип уйламыйм. Ялгызлыктан берничә көндә генә котылып булмый, моның өчен хәтта еллар кирәк булырга мөмкин. Чөнки проблема бик тирәндә – кеше күңелендә ята.
Рузилә Мөхәммәтова, фельдшер (Саба районының Олы Шыңар авылы):
– Хәзерге заман тәрбиясе дөрес түгел. Яшьләр гаилә корырга әзер булмаган килеш өйләнешәләр дә аз гына авырлык килеп чыгуга аерылышалар. Кызганыч, бу гадәти хәлгә әверелеп бара. Мондый вазгыятьтә, нинди генә департамент төзелсә дә, ялгызлык проблемасы шул килеш калачак. Нинди дә булса мәсьәләне хәл итәсең килә икән, эшне тәрбиядән башларга кирәк.
Тәскирә Зиннәтуллина, пенсионер (Әтнә районы):
– Аптыраганнан сүз булсын өчен әйтелгән тәкъдим инде бу. Ялгызлык – бик шәхси мәсьәлә. Аны ниндидер орган, оешма булдырып кына хәл итеп булмыйдыр. Ялгызлар санын киметәселәре килсә, кешенең ялгызы гына буласы килмәгән шартларны күбрәк булдырсыннар. Яшь гаиләләр, акча җиткерә алырмынмы дип, курыкмыйча бала таба, курыкмыйча ипотекасын алып, җир җимертеп яши торган булсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез