Быел Татарстанда балалар ялын оештыруга 3,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Әти-әниләр ялдан канәгать калганмы? Көзге каникулда укучыларны ниләр көтә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Яшьләр эшләре министрлыгының әле күптән түгел генә билгеләнгән яңа җитәкчесе Азат Кадыйров сөйләде.
Ниләр белән истә калган?
Узган җәйдә лагерьларда 170 меңгә якын бала ял иткән. Гаиләләре авырлык кичергән, сәламәтлеге чикле булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән балаларга 36 меңгә якын бушлай юллама биргәннәр. Алар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан 7540 бала да бар. Бушлай юлламаларга 549 миллион сум акча бүленгән. Кара диңгез буенда оештырылган лагерьларда 6 меңнән артык бала рәхәт чиккән. Краснодар краенда – 3029, Кырымда 2976 бала ял иткән.
– Узган елда яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт оешмалары базасында көндезге лагерьлар оештыра башлаган идек. Алар уңышлы гына уза. Быел әлеге тәҗрибәне дәвам иттердек. Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары һәм Казан шәһәрендә 690 үсмер ял итте, – диде Азат Кадыйров.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов кызыклы проектларга тукталды. Шуларның берсе – «Ура, авылга!» Әлеге сменалар балаларны туган телгә, кул эшләренә, милли аш-суга, шәҗәрә төзергә, туган җирне яратырга өйрәтүне күздә тота. Моны ул балаларга гына түгел, авыллар өчен дә кызыклы дип бәяләде.
– Узган ел – биш, быел ун районда оештырылды ул. Киләсе елда 15 районда 45 авыл җирлегендә үтәр, дип өметләнәбез. Быел 2 мең кеше катнашса, киләсе елда 3 мең булачак, – диде Тимур Сөләйманов.
Матурны кем яратмый?
Быел барлыгы 20 лагерь төзекләндерелгән. Шуның 19 ы республиканың 14 районында урнашкан, тагын берсе – Анапада. Әгерҗе районында «Алмалы», Ютазы районында «Дубравушка» лагеренда эшләр төгәлләнгән инде. Быел алты лагерьга 50 миллион сумлык керү юлларын төзекләндерү планлаштырыла. Сүз уңаеннан, 2019–2024 елларда «Балаларга – җәй» программасы буенча 43 лагерь төзелгән һәм төзекләндерелгән. Моның өчен 7 миллиард сумга якын акча тотылган. Киләсе елда 9 районда һәм Анапада барлыгы 14 балалар лагерен ремонтлауга 1,3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Әнине дә көйлисе...
Ял дигәнең балага гына түгел, әти-әнигә дә ошарга тиеш бит әле. Лагерьларда экскурсияләр оештырып, аларны шартлар белән таныштырганнар. Сменалар тәмамлангач, балалар һәм әти-әниләр арасында сораштыру да үткәргәннәр. Анда 1500 кеше катнашкан. Шуларның 95 проценттан артыгы уңай фикер белдергән. Әти-әниләр ял итү мөмкинлекләренең яхшыруын, иминлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән. Ә балаларның күңеленә туклану, ял чаралары хуш килгән. «Җәй» республика үзәге, лагерьларның ничек эшләвен ачыклау өчен, әти-әниләргә шалтыратулар да оештырган. Нәтиҗәдә 11 мең әти-әни белән элемтәгә чыкканнар. Аларның 97 проценты сыйфатлы ял өчен рәхмәтен белдерсә, калганнары туклану, көнкүреш шартлары, программаларда кимчелек тапкан.
Көзге каникул җитә
Быел көзге каникул 25 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 23 районда 40 лагерь эшләячәк. Шул исәптән Кырымда «Сәләт-Ак барс» лагере да. Аларда барлыгы 6586 бала ял итәр дип көтелә. Әйтик, «Идел» яшьләр үзәгендә «Асыл» татар яшьләре мәктәбе сменасы үтәчәк. Анда илнең 21 төбәгеннән 80 үсмер катнашачак. «Добрый» лагерена волонтерларны җыймакчылар. Әтнәнең «Чулпан» лагеренда СВО геройлары, әфганчылар, тыл ветераннары белән очрашулар уздырмакчылар. Балаларның көзге яллары да күңелле һәм файдалы үтәр, дип вәгъдә итәләр.
Күпме бала ял иткән?
114 стационар лагерьда – 77 248
Кара диңгез яр буендагы 4 лагерьда – 6005
12 шифаханә-курортта – 3364
46 палаткалы лагерьда – 12 466
598 хезмәт һәм ял лагеренда – 11 306
843 көндезге лагерьда – 57 049 (Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы юнәлеше буенча)
Барлыгы 167 438 бала
Күпме акча тотылган?
1837,8 млн сум – Татарстан бюджеты
12,1 млн сум – шәһәр һәм район бюджеты
157,01 млн сум – предприятие һәм оешмалар акчасы
1307,2 млн сум – әти-әниләр түләгән акча
Барлыгы 3,3 млрд сум
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез