Яман чир белән көрәшүче Әлфия Галиәхмәтова: «Вакытларны туктатып торыр идем»

Түбән Камада гомер итүче 65 яшьлек Әлфия Галиәхмәтова интернет киңлекләрендә күпләргә таныш. Кем әйтмешли, аның бар тормышы күз алдында булды.

Яман чир белән көрәшүче Әлфия Галиәхмәтова: «Вакытларны туктатып торыр идем»
шәхси архивтан

Әмма яман чир белән көрәшүен сиздермәде ул. Бу хакта хәлләре бераз яхшыргач кына хәбәр итте. Яшәү өчен көрәшүче ханымның хәлләрен белештек.

– Бу чир миңа да килер, дип уйлап та караганым булмады. Әмма авырып киткәч, табиблар озак вакыт диагноз куя алмыйча йөртә башлагач, күңелем ахыры хәерле булмасын сизенде. Шуңа күрә начар хәбәргә дә әзер идем, – ди Әлфия апа. – Коронавирус вакытында бик каты авырдым. Ирем Назыйм белән иң беренчеләрдән булып прививка да ясаткан идек. Әмма авыру дигәне аңа карап тормады. Мине бик тиз эләктереп алды. Ул чакта көчкә исән калдым. Авыруны бик авыр кичердем. Гел аңымны җуеп егыла идем.

Ютәле туктамагач, күренмәгән табибы, эчмәгән даруы калмый Әлфия апаның. Ике ел буе диагноз куя алмый аптырыйлар. Ахыр чиктә үз поликлиникаларында эшләүче онколог Айнур Гыйниятуллин тиз арада биопсия алырга кирәген әйтә. Авыр диагноз турында да ул хәбәр итә. Ничек тә тынычландырырга тырыша: «Сезгә бирешмәскә кирәк, чирегез катлаулы, дәвалану авыр булачак», – ди.

– «Җиңәм, дисәгез, ныклап көч җыегыз, дөрес итеп ашагыз», – диде. Ә мин үлем турында уйламадым да, – ди Әлфия апа. – Берәр табибның мондый сүз әйтәсен көткән идем инде. Ике ел буена тикмәгә йөрмәгәнемне аңладым. Ә аннары диагноз куелгач, укып белдем: миндәге чир үзен шулай сиздерә икән. Аны тиз генә белә алмыйлар. Табиблар миндә «лимфома Ходжкина» дигән авыру икәнен әйтте. Чирем соңгы стадиядә, бөтен җиргә таралган иде инде. Операцияне Чаллы табиблары ясады. Әле ул чакта да бернинди начар уйлар кермәде. Ышанасызмы, юкмы – чиргә бирешмәдем. Еламаска тырыштым. Миндәге сабырлыкны күреп, ирем дә күз яшьләрен эчкә йотты.

 Ир дигәннән, «ВТ» битләрендә моннан берничә ел элек әлеге гаилә турында язган идек. Ул чакта Әлфия апа белән Назыйм абыйның матур тормышы турында да сөйләдек. Әлфия апа яшерми: авырлык килгәндә, тиң яры тагын бер кат сыналган. Сыналу гына да түгел, Әлфия апага яшәү көче бирүче, чирен җиңәргә булышучы кеше дә әле ул.

– Яшьлегемдә Назыймымны сайлап, дөрес эшләгәнемә бик сөендем. Без болай да  матур яшәргә тырыштык. Ике улыбыз да әтиләре кебек, хатыннарын хөрмәт итеп яши. Ә мин исә киленнәремне кызларым кебек яратам. Әнә шул яратуым, алар белән дөрес яшәвем үземә яхшылык булып, меңе белән әйләнеп кайтты. Авырган чакта балаларым зур терәк булды. Минем өчен нишләргә дә белмәделәр. Моны ашыйсым килә, тегене кияр идем дип авыз ачып әйтергә дә куркам. Шунда ук алып кайталар. Кадерле хатын, әни икәнемә ышану да чиргә бирештермәде. Мин әле бу җирдә кирәклегемә мең кат ышандым, – ди Әлфия апа. – Чирне ачыклагач, операцияләр ясагач, дәвалану Казанда дәвам итте. Ул чакта кече улым гаиләсе кадерләде. Авыр химия алдым. Инде беттем, дигән чаклар да күп булды. Язмыш белән дә ризалашкан идем. Тик шунда якыннарымның җылы карашы авырлыкны күтәрергә дә ярдәм итте. Хәзер инде моны курыкмыйча әйтә алам: бу чир белән авырганда иң мөһиме гаиләңнең аңлавы, ярдәм итүе һәм сабыр булуы икән.

Әлфия апа, яман шеш белән көрәшкәндә, табибларны тыңлаган. Алар киңәшеннән башка берни дә эшләмәгән.

– Гаиләбез белән бергәләп тырышу бушка китмәде: чир әкренләп чигенә. Соңгы күренгәндә, анализларыгыз яхшы, диделәр. Шулай гына була күрсен! Химиядән соң коелып беткән чәчләрем дә үсеп килә. Бөдрәләнеп, ап-ак булып чыкты алар. Шуңа да сөенәм. Әле бит авыруым ялгыз йөрмәде, сентябрь аенда инфаркт та кичердем. Анысыннан соң да әкренләп аякка бастым инде, бирешергә исәп юк, – ди ул. – Тормышны тагын да катырак ярата башладым. Авыру мине тагын да сабыр булырга өйрәтте. Мин хәзер элеккеге төсле хыялланмыйм. Зур планнар да кормыйм. Назыйм нидер ниятли башласа да, күңелгә борчу керә. Күреп булырмы, дим. Бүгенге белән яшәргә өйрәндем. Әле ул көнне дә тиз генә үткәрәсем килми. Вакытларны туктатып торыр идем. Сынаулардан соң юк-барга борчылмаска өйрәндем. Яман чир белән очрашкач, тормыштагы бүтән проблемалар бик вак булып кала икән ул. Тормыш ул без кайгырсак та бара, кайгырмасак та, үз көенә тәгәри икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре