Газетага язылу

Яңа Чишмә районында яшәүче гаилә хәрбиләргә өченче мотоцикл җибәргән

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшәүче Илдуловлар гаиләсе өчен махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү бер тапкырлык кына акция түгел – ә ныклы гаилә традициясе. Алар махсус операция зонасында инде өченче питбайк җибәргән. Аны төпчек уллары – Түбән Камадан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Дмитрий Илдулов сатып алган.

Волонтерлардан сугышчыларга төрле җирдә йөри алырлык мотоцикл кирәклеген белгәч, Дмитрий озак уйлап тормый. Тауларда йөри торган, куәтле, ышанычлы, яңа Enduro Cross 250 мотоциклы сатып ала. Мондый транспорт бигрәк тә элемтә өчен, йөкләр ташырга һәм катлаулы шартларда эвакуация өчен кирәк.

«Әгәр бу егетләргә кирәк икән – без эшлибез. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән», – дип сөйли Дмитрий.

Моңа кадәр шуңа охшаш мотоциклларны фронтка аның әти-әнисе Сергей һәм Людмила, шулай ук олы абыйсы Николай да җибәргән булган. Гаилә моны мактаулар ишетер өчен түгел, ә аңлы рәвештә уртак эштә катнашу, үзеңнекеләргә ярдәм итү өчен эшли.

«Улларыбыз белән горурланабыз. Алар ышанычлы, характерлы, дөрес үзәкле. Әгәр ярдәм кирәк икән, читтә калмыйлар», – дип сөйли әниләре Людмила.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре