Яңа Чишмә районында хайваннарның котыру чире аркасында карантин кертелгән

Татарстанның Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы җирлегендә хайваннарның котыру чире аркасында карантин кертелгән. Әлеге указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Инфекция чыганагы торак пункттан берничә километр читтә генә табылган. Бу – соңгы ике ай эчендә республика территориясендә котыру чиренең дүртенче теркәлгән очрагы.

Чыганак янында, өч километр радиуста кырыс чикләү зонасы билгеләнгән. Территориядә зарарланган хайваннарны дәвалау, малларны күчерү, прививка ясатылмаган хайваннарның тиресен тунау, шулай ук чит-ятларның керүе тыела. Монда бары тик хайваннарның хуҗаларына, ветеринария белгечләренә һәм авыруны бетерүгә турыдан-туры катнашучыларга гына керергә ярый.

Киңәйтелгән зонада – ун километр радиуста, Әдәмсә һәм Зирекле авыл җирлекләре территориясендә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм хайваннарны күчерү белән бәйле башка чаралар уздыру тыела. Вируска бирешүчән хайваннарны бары тик махсус чалу урыннарына гына алып чыгу рөхсәт ителә. Моннан тыш, хайваннарны тоту һәм куркыныч зонасы чикләреннән алып чыгу тыела.

Карантин чаралары иң соңгы шикле малны юкка чыгарганнан соң 60 көн дәвамында саклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре