Запорожье, Херсон һәм Донецк юнәлешләрендә алгы сафка Яңа Чишмә районыннан гуманитар ярдәм җибәрелде. Гуманитар йөктә техника, корал, төзелеш материаллары һәм туганнарыннан шәхси посылкалар бар. Ярдәмне бөтен районхалкы белән бергәләп җыйганнар.
Тапшырылган әйберләр арасында хәрбиләр өчен бик кирәкле булган ВАЗ «Нива» автомобиле, «эндуро» класслы өч мотоцикл, генераторлар, бензин пычкылары, шиналар, двигатель һәм башка кирәк запчастьләр. Ә УАЗ автомобилен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе тапшырган.
Ярдәмне оештыруны Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский үз өстенә алгани. Аның сүзләренчә, гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркем күңел җылысын кушкан.
«Һәр тиен, сатып алынган һәр әйбер, җыелган һәр посылка – уртак Җиңүгә һәм алгы сафта безнең иминлекне саклаучыларга ярдәм итүгә керткән өлешебез», – диде ул.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - диде республика җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез