Яңа Чишмә районында «Тарихта синең эзең» төбәкара проект-тикшеренү бәйгесе узды. Әлеге бәйге район тарихында якты эз калдырган туган якны өйрәнүчеләр – Мидхәт Газыймов, Вәсил Вәлиуллин, Анатолий Холин һәм Акбүре авылында «Буыннар мирасы» музеена нигез салучы Әнвәр Залаков истәлегенә багышланды.
Бәйгедә дүрт номинация буенча 16 эш тәкъдим ителде – «Минем кече Ватаным тарихы», «Сугыш турында гаилә тарихлары - Бөек Ватан сугышы елларында туганнарым», «Атаклы якташлар», «Яшь туган якны өйрәнүчеләр». Катнашучыларның барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. «Татмелиорация» Траст Компаниясе; конкурсның идея авторы, «Сандугач» хәйрия фонды башлыгы директоры Алсу Сабирова кызы иганәчеләр булды. Бәйге «Буыннар мирасы» музее эшен дәвам итүче Гөлия Вәлиуллина инициативасы белән үткәрелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез