Газетага язылу

Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

Казанда 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты ял көне графигы нигезендә эшләячәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Яңа ел төнендә шәһәр җир өсте транспортының пассажирлар иң күп файдалана торган маршрутлары эше - 2:00 сәгатькә, ә метрополитен эше 24:00 сәгатькә кадәр озайтылачак», – диде Шакиров.

Аның сүзләренчә, 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме уңаеннан, махсус автобуслар йөриячәк. Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә килүчеләр өчен бәйрәм литургиясе тәмамланганнан соң, «КАИ» тукталышында пассажирларны автобуслар көтеп торачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре