Киләсе елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр уртача 17,5 процентка кадәр артачак. Тик Яңа ел алдыннан кәефегезне төшермәгез: тарифлар 2025 елның 1 июленнән генә индексацияләнәчәк. Әйтүләренә караганда, без бүген шул кадәр рәхәттә яшәргә өйрәнгән ки, ярты сәгатькә ут бетсә дә, өйдә мәхшәр башлана. Ә сыйфатлы хезмәт арзан тора алмый. Киләсе елда күпме түләргә туры киләчәк?
Тормыш уңайлыклары өчен тагын да күбрәк түләргә туры киләчәк. Киләсе елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка кадәр артачак. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә күбрәк тә түлисе: биредә тарифлар 22,3 процентка үсәчәк. Чагыштыру өчен, бу елның 1 июлендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр уртача – 10,8 процентка, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә 15,7 процентка артты. Бу урында шунысын да искәртик: тарифлар ил күләмендә елга бер тапкыр, гадәттә җәй көне кыйммәтләнә. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев әйтүенчә, республиканың коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре бәяләрне бу ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күтәрергә тәкъдим иткән булган әле. Тик бу урында җиңел сулап куярга мөмкинме?..
Александр Груничев киләсе елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуына китергән төп сәбәпләрне атады. Арада иң мөһиме – кадрлар кытлыгы.
– Бу – яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Аны 2022 елдан бирле төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Шул исәптән, хезмәт хакларын күтәрү бәрабәренә дә. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган, предприятиеләрдәге айлык акчаны райондагы уртача күрсәткечкә кадәр җиткерү бурычы тора. Әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул.
Мисал өчен, «Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы» предприятиесендә хезмәт хакларын 24 меңнән 37 мең сумга кадәр, Мамадышның «Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге»ндә 23 меңнән 42 мең сумга кадәр, Кукмараның «ВодоТехноСервис» оешмасында 22,7 меңнән 36 мең сумга кадәр күтәрмәкчеләр.
Бәяләр үсүгә китергән тагын бер җитди сәбәп – энергетика чималлары (предприятиеләргә җибәрелүче газ һәм электр энергиясе) кыйммәтләнгән. Кайнар су да, җылылык та күктән төшми. «Исәп-хисап ясаганда газ бәясенең иң түбән күрсәткечен алдык», – дип тә тынычландырды Александр Груничев.
Тарифлар үсешенә тармакны яңарту да тәэсир иткән. «Илнең Төзелеш министрлыгы 2025 елдан башлап ел саен коммуналь инфраструктураның 3 процентын яңарту бурычы куя. Бүген республика күләмендә әлеге күрсәткеч – 2 процент чамасы», – диде дәүләт комитеты җитәкчесе. Ул Рөстәм Миңнеханов тарафыннан киләсе елда республикада торак-коммуналь инфраструктураны яңарту программасы башлануын да телгә алды. Билгеле булганча, 2025 елда әлеге максаттан республика бюджетыннан 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
– Өйдә ут бетеп, аны ярты сәгать – бер сәгать эчендә бирмәсәләр, мәхшәр башлана. Чөнки без бүген сыйфатлы хезмәт алырга күнеккән. Ә ул арзан тора алмый, – диде Александр Груничев.
Бәяләр үсүгә китергән башка сәбәпләр арасында – салым законнары үзгәрүен, яңа коммуналь объектлар кулланышка кертелүен атадылар. Тамчыдан күл, дөресрәге, яңа бәя җыела, кыскасы.
Күңел җылысы өчен булса да, коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге турында да искә төшерик. Республикада халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда республикада яшәүче 70,6 мең гаилә 1,1 миллиард сумлык субсидия алган.
Тарифлар күпмегә арта?
Ут өчен бер ставкалы тариф 64 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,73 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 78 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,88 сум тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 62 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 4,19 сум булачак.
Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 7,47 сумнан 8,41 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 94 тиенгә артачак.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен:
– Көнбатыш зонада (Казан һәм республиканың 21 районы) «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешедән – 117,70 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә – 127,68 сум;
– Көнчыгыш зонада (Чаллы һәм республиканың 22 районы) «Гринта» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бер кешедән – 120,94 сум, шәхси йортта яшәүчеләргә исә 131,19 сум тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез