«Яңа елны Фәнис Яруллин белән каршы алдым»

Декабрьгә аяк бастык, димәк, елның иң тылсымлы көненә санаулы көннәр генә калып бара. Яңа елны мәңгегә истә калырлык итеп ничек каршы алырга? Быел Кыш бабайдан кем нинди бүләк көтә? Танылган шәхесләрдән шул турыда сораштык.

Эмиль Талипов, Татарстанның атказанган артисты:

– Иң истә калган Яңа ел шәкерт вакытымда булды. Мине хастаханәгә салдылар. Күрше палатада Фәнис абый Яруллин да ята иде. 31 декабрьдә икебез дә хастаханәдә калдык. Бер палатада яткан иптәшләрем белән уртак өстәл ясап, Фәнис абый белән күрешеп, бәйрәм белән котлашып, Яңа елны каршы алган идек. Берәүгә дә хастаханәдә Яңа елны каршы алырга язмасын.

Яңа елны иң матур, иң җылы гаилә бәйрәме дип саныйм мин. Ул гаилә белән каршы алганда гына күңелле. Бүләкләргә килгәндә, менә ике балам үсеп килә. Иң зур теләк – дөньялар имин булсын, калганын мин үзем эшләрмен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре