Россия Хөкүмәте киләсе елның июненнән кереме төбәкнең 1,5 яшәү минимумыннан кимрәк булган, ике яки аннан күбрәк балалы эшләүче ата-аналар өчен еллык яңа түләү кертәчәк. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин белдергән.
Аның әйтүенчә, бу түләү физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлешен каплаячак. Салым киметелгән ставка буенча – 6 процент белән яңадан исәпләнеп, аермасы кире кайтарылачак. Мишустин билгеләп үткәнчә, программаны башлап җибәрү өчен алдан ук әзерләнеп куярга: түләүне өзеклекләрсез хәл итү өчен барлык процесслар һәм мәгълүмат системаларын җайга салырга кирәк.
Премьер-министр басым ясап әйткәнчә, Хөкүмәт алга таба да социаль түләүләр, ташламалар билгеләүне һәм бирүне гадиләштерәчәк. Хәзерге вакытта 60 тан артыграк ярдәм чарасы автомат рәвештә күрсәтелә инде. Ягъни аларны алу өчен кешеләргә документлар җыеп тапшыру таләп ителми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез