Газетага язылу

Яңа юллар, түләүле чакрымнар һәм иминлек турында

Быел Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарырга җыеналар. Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиардка күбрәк. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гына да 154 обектта эш алып барылачак. Яңа салынган юллардан йөрү бәхете кемнәргә тәтер?

Яңа юллар, түләүле чакрымнар һәм иминлек турында

Белеп тот

2026 елда Татарстанда юл эшләренә тотылачак 93 миллиард сум акчаның 80,6 млрд сумы – республика бюджетыннан. «Хәзер республикада юл эшләренең кызган чоры», – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашуда.

«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов исә быел 71 км юл төзергә һәм реконструкцияләргә, 1,1 мең км юлны ремонтларга җыенуларын җиткерде. Юлларны капиталь ремонтлау – 12,4 млрд сумга, төзекләндерү исә 2,7 млрд сумга төшә.

Татарстан соңгы елларда зур трассалар төзелешеннән соң шәһәр-районнар эчендәге юлларны яңартуга йөз тота башлады. Ел дәвамында 890 урамдагы 611 чакрым участок норматив таләпләргә туры китереләчәк. Әлеге максатларга өстәмә рәвештә 18 млрд сум акча да бүлеп бирелгән. Татарстанда торак пунктларда моңарчы бу кадәр юлларны ремонтлаганнары булмаган. 2030 елга республикада төбәк юлларының 60 процентын норматив хәлгә китерү максаты бар. Әлегә бу күрсәткеч – 53–54 процент тирәсе.

– Машина күпләп йөргән юллар һәм агломерацияләр акча күбрәк таләп итә. Үткән елда, мәсәлән, бер Тукай районына гына да 1 млрд сум акча бирелде. Киләсе елга да юлларда төзекләндерү һәм чокыр-чакырны ямау эшләрен арттырырга телибез. Бу – юлларны норматив халәткә китерүнең иң арзанлы һәм нәтиҗәле алымы, – диде Фәрит Хәнифов.

Проект ярдәме

Юл эшләренең төп өлеше «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарыла. Министр сүзләренчә, хәзер эшләр 134 объектта алып барыла. Төгәл саннарга тукталсак, эш болайрак: республиканың төп өч шәһәренә 25,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Шулардан Казан 93 юл объектына 21,3 млрд сум акча алган. Чаллыда юлларны ремонтлауга ике объектка 2,6 млрд сум каралган. Түбән Кама бер объектка 1,8 млрд сум акчага ия булган.

Яңа юллар салу эше дә дәвам итә. Республика программасы буенча юллар төзелешенә – 2,1 млрд сум, реконструкциягә 4,7 млрд сум тотыла. Моннан тыш, яктырту, светофорлар урнаштыру һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләр алып барылачак.

Авылга кайтып килик. Быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча җиде авыл юлын рәткә китерү өчен 1,5 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Авыл җирлекләрендәге төзекләндереләчәк юллар озынлыгы – 44 чакрым. Яңа юлдан йөрү бәхете Мамадыш, Биектау, Арча, Апас районнарында яшәүчеләргә тәтеячәк.

Түләми генә

Утырышта түләүле юллар хакында да сүз кузгаттылар. Хәзерге вакытта Казанда Вознесение тракты, Шәле–Баулы, М12 трассасында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлларында түләүле участоклар бар. Вознесение трактының түләүле участогы буенча бер атна эчендә уртача алганда 19 мең автомобиль уза. Ләкин һәр җиденче машинаның хуҗасы юл өчен түләми. «Юл бәясе – 90 сум, ә штраф – 1500 сум. Аерма бик зур», – дип искәртте министр. Вознесение трактының икенче этабы 2025 елның 10 мартыннан бирле түләүле режимда эшли. Бу вакыт эчендә аның буенча 6,7 миллионнан артык автомобиль узган.

Түләүле юлның тәмен татыган Казан халкын тагын бер яңа юл белән сөендермәкчеләр. Сүз – Оренбург тракты дублеры турында. Объект сигез этапка бүленгән, гомуми озынлыгы – 28,5 чакрым. Җиде этап буенча дәүләт контрактлары төзелгән һәм эшләр алып барыла, дип сөйләде Хәнифов. Ә сигезенче этап – Казанга керү юлы.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган 81 чакрым озынлыктагы юл ике зонага бүленгән. Берсе буенча сораулар бар. Түбән Камада яшәүчеләр М7 трассасына, ягъни Алабуга ягына чыкканда нибары 20 чакрым тирәсе юл уза. Ә акчаны Бигеш аэропортына кадәр барган кебек, ягъни тулысынча түли.  Министр, бу юлны биредә яшәүчеләр өчен генә түләүсез итеп булмаганлыгын, ләкин Афанасово авылы янындагы юл чатында өстәмә керү пункты урнаштыру турында сөйләшүләр барганлыгын җиткерде. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча бу мәсьәлә хәл ителә. «Автодор» җитәкчесе Вячеслав Петушенко белән очрашып сөйләшәбез. Уңай карар булыр дип өметләнәм», – диде Фәрит Хәнифов.

Олы юл

«Идел-Нократ автомобиль юлы» учреждениесенең яңа җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов, үз чиратында, федераль трассаларда алып барыла торган эшләр белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, быел республикада юл эшләренә 23,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай итеп М7 трассасында Ижауга керү юлын икедән дүрт полосага кадәр киңәйтергә, Казан–Оренбург автомобиль юлының бер өлешен реконструкцияләргә җыеналар.

Башкала урамнары

Халыкара кунаклар кабул итә торган Казанда озынлыгы 100 километрдан артык булган 204 юл участогын рәткә китермәкчеләр. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйтүенчә, урам юлллары челтәренә – 18,2 млрд сум, яңгыр канализациясен ремонтлауга – 890 млн сум, төзелеш һәм реконструкцияләүгә – 3,5 млрд сум һәм «Безнең ишегалды» программасына 4,6 млрд сум акча тотарга җыеналар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре