Яңа Каховкада ГЭС җимерелгәннән соң җиде кеше югалган

Херсон өлкәсендә бер авыл тулысынча су астында калган, өч авылда йортларның түбәләре генә су өстеннән күренеп тора.

Яңа Каховка хакимияте вәкилләре һәм коткаручылар Каховка ГЭСы җимерелү сәбәпле территорияне су басканнан соң хәбәрсез югалган җиде кешене эзли. Шәһәр округы башлыгы Владимир Леонтьев журналистларга шулай дип белдергән.

“Су баскан урыннарда яшәүчеләр эвакуацияләнде. Ә менә утраулардагы көтүчеләр... Анда җиде кеше булганлыгы төгәл генә мәгълүм”, – дигән ул.

Леонтьев әйтүенчә, хәзер оператив штаб вәкилләре көймәләрдә утрау тирәләрен барлый. Яңа Каховкадан түбәнрәк урнашкан җирләрдә су биеклеге әле һаман зур.

Шул ук вакытта шәһәр эчендә су биеклеге кими башлаган: әлегә 35 сантиметрга төшкән. Су баскан территорияләрдән бер көндә 900гә якын кеше чыгарылган, 17сен түбәдән алганнар. Хәзер зыян күләмен бәяли башлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез: 6 июньгә каршы төндә, Украина хәрби көчләренең тупка тотуы сәбәпле, Каховка ГЭСы җимерелгән. Бу Херсон һәм Запорожье территорияләрендә урнашкан Каховка сусаклагычындагы суның Днепр буенча түбәнгә ыргылуына китергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре