Яңа уку елына Татарстан мәктәпләрендә укытучылар җитми

Казанда, Чаллы, Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында укытучыларга бигрәк тә зур кытлык.

Татарстанда яңа уку елы алдыннан укытучыларга зур кытлык күзәтелә. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикага 2,3 меңгә якын педогог җитми.

Башлангыч сыйныфлар, шулай ук математика, рус теле, физика, химия һәм чит телләр укытучыларына ихтыяҗ аеруча зур. Казанда, Чаллы, Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнары укытучыларга бигрәк тә зур кытлык кичерә.

Хәзерге вакытта республиканың мәгариф өлкәсендә 77 меңнән артыграк хезмәткәр эшли. Шуның 32 меңнән күбрәге – укытучылар. Педагогларның уртача яше – 48. 35кә кадәрге яшь укытучыларның өлеше 21 процент тәшкил итә. Татарстанда укытучыларның 89 проценты – хатын-кызлар, 11 проценты – ир-атлар.
Республикада укытучыларга кытлык күзәтелүгә карамастан, мәгариф системасын үстерү дәвам итә. 1 сентябрьгә 8,5 мең урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп, шулай ук 2,2 мең урынлы 10 яңа балалар бакчасы ачу күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре