Узган уку елында 1 нче сыйныфка 1,7 миллион укучы кергән булса, быел аларның саны 100 меңгә азрак. Гомумән, башлангыч сыйныфта 346,7 мең укучыга азрак укыячак. Димәк, 17 мең укытучы артык булачак. Мәгърифәт министрлыгында 2040 елга кадәр мәктәпләрдә балалар саны кимүе көтелүен раслаганнар.
Якын киләчәктә башлангыч мәктәп укучылары саны тагын да ешрак темплар белән кимеячәк. Әйтик, 2026/27 уку елында 1 нче сыйныфка алдагы ел белән чагыштырганда 429,7 мең сабый азрак керәчәк, ә 2027/28 елда тагын 411 меңгә кимрәк.
 Профсоюзның оештыру сәркатибе Ольга Мирясова белдергәнчә, статистик тикшеренүләр һәм югары икътисады мәктәбе мәгълүматларына караганда, 2024 елда бер педагогка 20 укучы туры килгән.
 – Яңа уку елында 17,3 мең башлангыч сыйныф укытучысы артык булачак. 2026-2027 елларда тагын – 21,5 мең, ә аннары – тагын 20,5 мең укытучы азат ителәчәк. Аларның бер өлеше квалификациясен күтәреп, урта мәктәпкә күчәргә мөмкин. Соңгы өч елда 5-9 сыйныф укучылары 314 меңгә артачак. Анда өстәмә 14 меңләп педагог кирәк булачак, –дигән Ольга Мирясова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
https://vatantat.ru/2025/07/176800/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез