Яңа закон буенча таксида эшләү рөхсәт ителгән машиналар исемлеген бастырып чыгарганнар

Автомобильләрнең 20дән артыграк моделе Россиядә таксида эшләү турында закон таләпләренә туры килердәй машиналар исемлегенә эләккән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы таксида эшләү турында таләпләргә туры килердәй автомобильләрнең башлангыч исемлеген бастырып чыгарган. Министрлык бу хакта MAX мессенджерындагы каналында хәбәр иткән, дип яза “Российская газета”.

Шулай итеп, исемлеккә Россиянең 6 брендыннан 20 модельдәге машина кергән. Алар арасында – LADA, УАЗ, Sollers, Evolute, шулай ук Voyah һәм "Москвич".
Министрлыкта аныклап үтелгәнчә, исемлектә седаннар да, кроссовер һәм хәтта вездеходлар, 7 урынлы модельләр дә бар. Бензинда эшләүче автомобильләрдән тыш, гибридлар һәм электромобильләр дә урын алган.

Таксида эшләү турында закон киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә.
“Башлангыч исемлек әлеге өлкәдә эшләүчеләргә алдан ук шундый автомобильләр сатып алуны тәэмин итүдән чыгып бастырыла”, – дип аңлатып үтелгән ведомствода.

Исемлек, Россиядә җитештерелә торган яңа модельләр пәйда булуга карап. вакытлар узу белән тулыландырылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре