Әдилә Гарипова, 2 бала әнисе (Казан):
– Сискәндерми, әмма борчый. Үземнең дә балалар мәктәптә укый бит. Олысы үсмер булып җитешеп килә. Бу балалар ник мондый адымга бара икән, дип уйланам... Икенче яктан, мәгълүмат чараларының мондый яңалыктан сенсация ясаулары сагайта. Дүртенче хакимият буларак, проблеманы яктыртуларымы бу, әллә рейтинг артыннан кууларымы, дип шикләнә башлыйсың. Әгәр беренчесе икән, димәк, төбенә төшәргә, чишү юлларын ачыкларга тырышырга кирәктер. Юкса бу – коткы салу, мондый очракларга олыларның гына түгел, иң элек балаларның игътибарын юнәлтү кебек тоела башлады. Без, әти-әниләр, куркып кабул итсәк, балаларның реакциясе икенче булырга мөмкин бит... Ни кызганыч, бу яңалыкларга ияләнеп киттек кебек.
Фәнил Зарипов, пенсионер (Әгерҗе):
– Яңалыклар сискәндерә инде. Әмма, дөрес микән бу, дип, үзең эзләнмәсәң булмый. Ышаныч юк, дип әйтимме... Без авылда яшибез инде. Район газетасы алдырабыз үзе, әмма төп яңалыкларны соцчелтәрләрдән карап барам барыбер. Күз генә чыдасын. Әллә ни озак текәлеп утырып булмый, башка бәрә. Дөнья хәлләрен белер өчен, дөресен генә әйткәндә, аңлаешлы итеп язган каналларны эзләп табарга кирәк. Мондый хәбәрләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки кайсы төркемгә керсәң дә, артистларны язып тутыралар. Менә шул сискәндерә. Берәрсе җыен юк-бар сөйләсә, икенчесе шуны эләктереп алып язып та куя. Узыша-узыша кар сатып яталар әнә хәзер. Шул да булдымы яңалык? Шул ук сәясәтне аңлатырга тырышучылар аз. Мондый хәбәрләрне кеше карамыйдыр инде, кешегә җиңелчә, «тырт-пырт» әйберләр ошый, күрәсең. Исеменә әллә ниткән кызыктыру сүзләре язалар да, эченә кереп укый башласаң, буш шалтыравык була. Кешене кызыктырырлык итеп язгач, аның эчтәлеге дә шундый булсын инде. Кешене наданлыкка өйрәтә торган интернет борчуга сала, төпле, фикерле язмаларның аз булуы сискәндерә менә. Кая килеп терәлербез, дия торган иде әти мәрхүм...
Гөлфия Хисаметдинова, хуҗабикә (Арча):
– Балаларга кагылышлы вакыйгалар бигрәк тә тетрәндерә. Андый яңалыкны укыган саен уйланып, күңелдән җавап эзли башлыйм. Балаларның бездән ярдәм сорап «SOS» кычкырулары түгелме бу? Берүзләрен куркыныч интернет дөньясына кертеп җибәрдек тә хәзер саклый алмыйбыз. Гаиләдә балалар белән балаларча сөйләшү, мәктәпләрдә элек була торган әхлак дәресләре җитми. Күңелләренә орлык салырлык дин әһелләре, балалар йортларында балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләр, ятимлек ачылыгын сөйләүчеләр белән очрашулар җитми. Матбугат чаралары баланың золым эшләвен күрсәтәләр. Балаларга моның кызык тоелуы бар бит. Әһә, моның хакында бөтен җирдә сөйлиләр, геройлык бу, дип кабул итүчеләр дә бардыр. Нигә шул ук матбугат чаралары аннары бала белән ни булганын шундый ук ешлык белән күрсәтеп, сөйләп тормыйлар? Кулга алынганнан соң, баланың хәле ничек була? Җәзасы нинди? Ул хакта белми дә калабыз. Бала бераз курыксын иде бит... Шоу ясап, вакыйганы сөйләп торасыз икән, ачы нәтиҗәсен дә күрсәтегез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез