Япониянең элекке премьеры Синдзо Абэ һөҗүмнән соң вафат булган. Бу хакта NHK телеканалы хәбәренә таянып “РИА Новости” яза.
Сәясәтче Нара шәһәре Медицина университеты хастаханәсендә җан биргән.
Абэга бүген 11:30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 5:30 сәгатьтә) Нара шәһәрендә урамда чыгыш ясаганда һөҗүм ителгән. Җинаятьче аңа ун метр ераклыктан ике тапкыр аткан. Иикенче тапкыр атканнан соң элекке премьер егылган. Пуля муенына һәм күкрәгенә эләккән.
Һөҗүм итүче шундук тоткарланган. Атучы – 41 яшьлек Тэцуя Ямагами элек хәрби хезмәткәр булган. Ул кулга алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез