Мәскәү өлкәсенең Серпухово шәһәрендә арткы аягыннан кан саркып торган сукбай эт янгын-коткару хезмәте капкасы янына килеп утырган. Коткаручысы үзен күреп алганчы, тыныч кына ярдәм көткән, дип яза “Радио1”.
Янгын сүндерүчеләр бәлагә юлыккан җан иясен күреп, моңа кадәр ветеринария клиникасында эшләгән хезмәттәшенә мөрәҗәгать иткән. Ул маэмайның тәпиен тегеп, бинт белән бәйләп куйган. Шулай ук эткә, ярасын яламасын өчен, махсус яка кидерткәннәр.
Моңа кадәр Истанбулда бер этнең үлем хәлендәге баласын ветеринария ишеге төбенә китереп куйганлыгы турында хәбәр ителгән иде. Көчеккә операция ясалганда, әнисе баласы яныннан бер секундка да китмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез