Яралы язмышлар. «Булгария» фаҗигасенә – 14 ел

10 июльдә Иделдәге фаҗигагә 14 ел тулды. Күпме генә вакыт узса да, йөрәк яралары әле дә төзәлми. Аналар – балаларын, сабыйлар әти-әниләрен көтеп гомер итә. Кайберләре оныкларына карап сөенә, ә сабыйлар әти-әни җылысын биргән әби-бабайларына рәхмәт укып яши.

«Алмазыбызга карап юанабыз»

Арча районының Иске Айван авылында гомер итүче Дания һәм Габделхак Хәйретдиновлар быел теплоход баткан Сөйки авылы янындагы истәлекле урынга бармаган. Туганнары Дилбәр Дәминова әйтүенчә, 14 ел вакыт эчендә әллә нинди хәлләр булган. Әти-әнисеннән сабый булып калган Алмазга 18 яшь инде. Ул Алабуга мәдәният көллиятенең II курсын тәмамлаган.

– Ул чакта апамның  улы, килене, кызы, кияве бер көнлек сәяхәткә чыгып киткән иде. Кем уйлаган Идел уртасында теплоход батар дип? Барып кына кайтабыз дип чыгып киткән кешеләр бит алар. Энебез Айнур белән киленебез Райлә судан чыга алмады. Сеңлебез Илмира белән киявебез Альберт исән калдылар. Алар әле дә бу коточкыч көнне оныта алмый. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, Айнур белән Райләне кычкыра-кычкыра эзләгән кешеләр алар. Әле дә очрашкан саен якын кешеләребезне сагынып искә алабыз, күздән яшьнең кипкәне юк, – ди Дилбәр апа. – Авыр чакларда Алмазыбызга карап юанабыз. Биючебез ул безнең. Бигрәкләр матур булып үсте инде. Их, әгәр әти-әнисе исән булса, дибез. Шул балага карап сокланып туя алмаслар иде! Тик язмышларны без язмыйбыз шул. Күкләрдә шулай язылган булгандыр инде.

«Оныклар хакына»

Балтачта яшәүче 74 яшьлек Рәдифә Садриеваның кызы Гөлназ белән кияве Илнурның гомере дә Иделдә өзелде. Кызы белән киявенең үлемен ире Габдулла абый күтәрә алмый. Хәсрәт үзенекен итә – моннан берничә ел элек ул да бакыйлыкка күчә.

– Киявемнең 40 яше тулган ел иде.  Эше буенча пенсиягә чыгарга дип йөрде. Кызыма 35 яшь иде. Алар бик матур яшәделәр. Алар каядыр барса, мин оныкларны гел үзем карап тора идем. Шуңа күрә, сабыйларны мин үстерергә булдым, – дип искә ала Рәдифә апа. – Әти-әнисеннән 2 яшендә  калган Мәликәм 11 нче сыйныфка күчте инде. Икенче елга ул баланы урнаштырасым бар. Әти-әнисе үлгәндә 12 яшьтә калган Энҗе кызым югары белем алып, эшкә урнашты. Әле ярый, терәк булырдай улым бар. Мин бәлки бала хәсрәтен күтәрә дә алмас идем, оныкларым коткарды. Кечесе: «Мин әти белән әнине белмим дә», – ди. Әнә шуңа да бар җылымны бирергә тырышып үстердем.

Рәдифә апаның картаю турында уйлаганы да юк икән. Әле аның эшлисе эшләре күп.

– Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, дип телим. Кызларымны кияүгә бирәсем, аларның бәхетле тормышларын күрәсем килә, – ди Рәдифә апа. – Иң авыр хәсрәт – балаңны югалту. Гаиләбезгә кайгы килгәч, әниемнең сүзләре искә төште. «Бөтен кеше ташласа да, Аллаһы Тәгалә ташламый», – диде ул. Йөрәгем тулы яра булса да, мин оныклар хакына күз яшьләрен күрсәтмәскә өйрәндем. Качып кына елаган чаклар күп инде ул. Әле хәзер дә күз яшем мөлдерәп агарга гына тора.

«Мин аны һаман көтәм»

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында яшәүче Башуриннар фаҗигадә кызларын югалтты. Кызлары Наташа КДУда татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган булган.

– Ул вакытта кызыма 32 яшь иде. 7 айлык авыры бар иде. Кияү һәм тагын өч дус гаиләләре бергәләп киттеләр. Тик балам исән кайтмады, – ди әнисе Людмила ханым. – Мин аны һаман көтәм әле. Ундүрт ел үтсә дә, исәндер дип көтәм. Кызым бик тырыш, булдыклы иде. Сагынмаган минутым юк. Еллар узган саен Наташам җитми. Салкын кабер суыта, дисәләр дә, хәсрәтемне онытырлык түгел. Бик ачысы туры килде безгә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре