Дәүләт Думасында яңа инициатива пәйда булган. Телеграм-каналларда: «Россиялеләргә партнерына булган мәхәббәтен исбатларга һәм биография буенча тест тапшырырга туры киләчәк – Дәүләт Думасында ялган никахларга каршы шулай көрәшмәкчеләр», – дигән хәбәр таратыла. Кешенең чынлап та бергә яшәү өчен гаилә корырга җыенамы яисә башка берәр максат белән язылышырга телиме икәнен ачыклау өчен депутатлар шундый чаралар тәкъдим итә. Моннан тыш тагын уртак фотолар һәм банк белешмәсе дә соралачак. Махсус вәкилләр никахлашырга теләүчеләрнең күршеләрен һәм туганнарын сораштырып йөреп чыгачаклар дип тә әйтәләр. Ялган никахлар статистикасына карасаң, алар алай ук күп түгел. Эчке эшләр министрлыгы 2021–2023 еллар аралыгында барысы 4000 нән артыграк ялган никах ачыклануын әйтә. Хәер, ачыкланмаганнары берничә тапкыр күбрәк тә булырга мөмкин. Ялган никах гадәттә чит ил кешесе белән корыла, гражданлык алу яисә илдә яшәү хокукы бирә торган башка берәр документка ия булу максатын күздә тота.
Бездә ялган (фиктив) никах дип гаилә кору максатын күздә тотмаган очракларны гына саныйлар. Альфонсларның хатын җилкәсендә яшәү өчен генә гаилә корулары чын никахмы, ялганмы? Хәер, мондый очракларда гадәттә никах теркәлеп тә тормый. Берникадәр яшәгәннән соң, карыйсың: гаилә таркалган, альфонс инде башка хатында типтереп яшәп ята. Фиктив гаиләнең тагын бер төре киң тарала соңгы елларда. Ир яки хатын партнерга кредит рәсмиләштерү өчен генә уртак гаилә коруга бара. Мондый очракта кредит ачык авыз партнер исеменә алына, ә машина яисә башка кыйммәтле товар каршы якныкы итеп рәсмиләштерелә. Алыш-биреш тәмам булуга, мал иясе булган як никахны өзә, җилкәсенә кредит камыты киюче белән саубуллаша. Никах рәсми рәвештә теркәлмәгәнлектән, судлашып йөреп тә ота алмыйсың, бурычны түләргә туры килә.
Кайбер гүзәл затлар мошенниклыкның андый схемасы белән шулкадәр мавыга: карыйсың – бүген ул берәү белән уртак түбә астында, бераздан бөтенләй башка ир кочагында. Ирләр (яки хатыннар) мондый очракларда пирчәткә алыштырган кебек еш алыштырыла. Чын-чынлап кычкыртып талау булса да, андый җинаятьләрнең статистикасы юк дип беләм. Алданган як гадәттә эчтән тына. Мондый гаиләне кору алдыннан ярату бармы, юкмы дип сораштырып тору да файдасыз, гадәттә алданучы як гыйшыклык утында яна: күзе томаланган була, мәгъшука ни кушса, шуны үтәргә әзер тора. Югыйсә, кредит алганчы, партнерның ничә тапкыр шундый гаилә коруын аны белүчеләрдән сораштыру да җитәр иде. Әмма гашыйклык кешене шул дәрәҗәгә җиткерә: хатынның чып-чын ирләр конвейеры коруын белә, әмма шул конвейер тасмасына барыбер үз теләге белән кереп китә. Ахырдан шактый зур суммадагы кредит хистән айныта, ләкин инде соң була.
Яше алтмышка җиткән бер ир миңа бер көнне: «Яраткан хатын-кызга өйләнергә ярамый», – диде. «Дөрес әйтәсең, яратып кына өйләнергә ярамый», – дип төзәттем мин аны. Кешеләр бик еш кына ярату хисе белән гашыйклык тойгысын бутыйлар. Гашыйклык халәтен ярату дип уйлыйлар. Болар – икесе ике нәрсә. Беренчесе – гипнозга яисә юләрләнүгә тиң халәт, наркотик бәйлелек кебек нәрсә. Гашыйкның сөйгәне белән гаилә коруы гадәттә аны «подкаблучник»ка әйләндерә: хатын ни кушса, берсүзсез шуны үти торган ярым робот зат барлыкка килә. «Моның нинди начарлыгы бар?» дигән сорау туарга мөмкин. Ясалма акыл менә мондый татар әйтеме белән җавап бирде ул сорауга: «Хатын сүзен тыңлаган – хур булмас, тик ир булмас». Дөрес аңласагыз иде: сүз хатын-кызның бөтен капризларын берсүзсез үтәргә торучы ирләр хакында.
Гашыйклар нормаль кеше атламый торган адымнарны ике дә уйлап тормый ясарга сәләтле. Телеграм-каналларның берсе әнә 23 яшьлек япон егетенең группадашының 83 яшьлек әбисенә гашыйк булуын һәм аның белән гаилә корып, бергә яши башлавын хәбәр итә. Безнең җирлектә дә очрый андый фактлар. Гашыйклык халәте тиз үтәргә мөмкин. Мондый чакларда ике гашыйктан торган гаиләләр дә тиз таркала. Гомумән, гашыйклыкны (влюбленность) галимнәр хәзер рәсми рәвештә чиргә тиңли. Элек тә шулай аңлаганнар аны. Мәшһүр Ләйләнең гашыйгы ни исемле әле? Мәҗнүн. Ул сүз татарчага турыдан-туры тиле дип тәрҗемә ителә. Галимнәр МРТ ярдәмендә шуны ачыклаганнар: романтик мәхәббәт баш миенең наркотикларга бәйле өлешендә чагылыш таба һәм бәйлелек барлыкка китерә. Адәм баласы никадәр көчлерәк гашыйк булса, аның уйлары шулкадәр ныграк бутала, игътибары кими, фикерне бер ноктада туплау сәләте юкка чыга.
Бер тапкыр булса да гашыйклык халәтен кичереп карамаган кеше сирәктер. Бу халәт узып, хисләр чын мәхәббәткә әйләнмәсә, гашыйк гомер буе үзен юләр кебек тотарга, стресс кичереп яшәргә ихтимал. Яшьлек мәхәббәтен эзләүчеләр, гомер буе шуның утында янучылар бар. Кайчандыр күз төшкән кешене идеаллаштыру гына бу. Еллар үткәч, беренче мәхәббәтен эзләп табып яңа гаилә коручылар күбесенчә: «Ялгышканмын икән, аның кем икәнен аңламаганмын. Бигрәк вакчыл, түбән җанлы кеше», – диләр. Кыскасы, яшьлек хисеннән тиз айныйлар.
Россия матбугатында шундый хәбәрләр күренә: хатын-кызлар массакүләм рәвештә психотерапевтларга ирләреннән зарланып килә: игътибарсыз, кыйммәтле бүләкләр дә, чәчәкләр дә бүләк итми, диләр. Блогерларның социаль челтәрләрдә алып барган виртуаль тормышлары турындагы репортажлары шулай алдый хатыннарны. Ирләрен игәүли башлыйлар, җәнҗал чыгаралар, аерылышуга барып җитәләр. Белгечләр моны гаилә турындагы бозык күзаллау дип аңлата.
Бер автор мәхәббәт белән гашыйклык аермасы турында кызыклы бер сюжет язган иде. 15 яшьлек кыз каникулга чит бер шәһәргә баргач гашыйк була һәм, гаиләсенең шул шәһәргә яшәргә күчүен таләп итеп, көн дә җәнҗал чыгара. «Бу – мәхәббәт, мәхәббәт! – дип кычкыра ул 80 яшьлек бабасына. – Син нәрсә аңлыйсың соң!» «Юләр, – ди аңа бабасы тыныч кына. – Мәхәббәт ул – бергә яшәгән еллар». Менә шул аерманы аңламый икән, адәм баласы мәҗнүнлектән котыла алмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез