«Яратып эшләнгән эш икәне күренеп тора»: «Многоликая Россия» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан Кирмәнендә илебезнең 20 төбәгеннән «Многоликая Россия» XVI Бөтенроссия журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйге илебезнең мәдәни һәм этник күптөрлелеген яктыртуда иң яхшы тәҗрибәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел конкурска килгән гаризалар саны алдагы елларга караганда күпкә югары – 55 төбәктән 1249 эш кабул ителгән.

Бәйге милләтара журналистика өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап табу өчен мәйдан булып тора. Казан кунаклары шәһәр матурлыгын гына карап калмыйча, Галиасагар Камал театрында узган ватанпәрвәрлекне милли массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга багышланган дисскуссиядә һәм иҗат остаханәсендә булдылар.

«Күп эшләрнең сыйфаты сөендерә – яратып эшләнгән эш икәне күренеп тора. Бу бәйгедә иң мөһиме – аралашудан яңа белем һәм тәҗрибә алу», - диде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, шәһәр кунакларына котлау сүзләрен җиткереп.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре