«Яратырга өйрәтәм»

Гаилә елы төгәлләнеп килә. Хәзерге җәмгыятьтә елларга исем бирү традициясе таралды. Нинди проблема бар, шуны ел исеме итеп билгелибез һәм хәл итәргә тырышабыз. Гаилә институтының җимерелүе – иң үзәккә үткән мәсьәлә, рәсми даирәләрнең аны чишәргә тырышуы шуңа күрә гаҗәпләндерми.

Әле менә ел төгәлләнеп килгәндә дә, Владимир Путин Дәүләт Советы утырышы үткәрә һәм гаиләгә кагылышлы мөһим белдерүләр ясый. Гаиләне матди яктан тәэмин итү чаралары игълан ителә нигездә. Болар мөһим, билгеле. Сөйгәнең белән шалашта да бәхетле яшәп була дигән гыйбарә булса да, фәкыйрьлек гаиләне какшата. Хәзерге җәмгыятьтә бигрәк тә, чөнки кешеләр матди якка аеруча зур әһәмият бирә. Булганына шөкер итә белми. Гаиләләр таркалуның бер сәбәбе шунда. Ләкин төп сәбәп түгел бу. Байлыклары ишелеп торган гаиләләр дә еш таркала.

Газета хәбәрчесе аерылышуларның төп сәбәбен мәхәббәт юклыкта күрә. Кешеләр ярату сәләтен югалтты. Юк, алар гашыйк булалар. Хәтта кирәгеннән артык гашыйк булалар, әмма сөя белмиләр. Гыйшыклык объектлары саны берничәгә җитәргә мөмкин. Гаиләне менә шул тарката да инде. Менә дигән ир белән яши хатын, әмма үткәндәге сөйгәнен уйлап газаплана. Сөйгән дигәнең аны кайчандыр алдап ташлап калдырган да булырга мөмкин. Әмма хыянәтче күңел үзен нәҗесләп, таптап киткән шул ирне сагына. Көннәрдән бер көнне офыкта шул ир пәйда була да, гаилә җимерелә. Элекке мәхәббәтләр белән аралашу хәзер җиңел, социаль челтәрләр гарантияли. «ВКонтакте» челтәре дөньяга чыккач: «Гаиләләрне тарката», – дип бер чаң кагып алдылар, аннан күнегелде. Аерылышулар саны тапкырлап артты. Берничә тапкыр гаилә корып аерылышу да гадәткә керде. Аерылышулар саны никахлар санын артып китте хәтта. Автор һавадан алмый бу сүзләрне. Быелның беренче өч аенда 145 мең никах теркәлгән, 160 мең аерылышу исәпкә алынган, ди статистика, мәсәлән.

Авторның нияте саннар китереп «менә ничек начар» дигән нәтиҗә ясау түгел ләкин. Язманың исеменә күз төшерегез: «Яратырга өйрәтәм». Бу хакта язганым бар. Ун еллар тирәсе элек «Мәхәббәтне ничек сакларга?» дигән язма биргән идем. Ул интернетта бер ресурстан икенчесенә күчеп йөрде, социаль челтәрләрдә дә еш эленде. Димәк, кешеләр ошатты андагы фикерне. Идея исә бик гади: хатыныңа ярату хисен саклау өчен, башка хатын-кызларга күтәрелеп карамаска кирәк. Аны автор үзе уйлап чыгармады, ул – ислам хакыйкате. Аллаһ һәм аның илчесе безне якын кардәшләрдән булмаган чит җенес вәкилләренә күз төшерүдән тыялар. Сүз кул белән орыну, тәнне тәнгә якын китерү хакында бармый (болар хакында сүз була да алмый), күзне саклау мөһим. Күз ташладыңмы, күңел иләсләнә, шундый чибәр хатыннар бар: гашыйк булу – котылгысыз. Ярату хисенең болай ташуы аның инфляциясенә китерә. Нәрсә күп – шул очсызлана. Мәхәббәт урынына җенси теләк кенә кала. 2014 елда ук язганмын: «Әмма ир кешенең табигате шулай яратылган: чит җенескә шәһвәт белән карау аның канында шайтан вәсвәсәсе булып йөри». Сер түгел: хатын-кызда да бар ул андый нәрсә.

Ислам кагыйдәләренә буйсынып яшәргә күнеккән җәмгыять вәкиле өчен чит ирләр белән хатыннарның аралашуы кыргыйлык булып тоела. Гарәп дипломаты Усама ибн Мункид үзенең бер китабында үз чоры европалылары турында (XII гасыр): «Аларда кардәшлек тә, көнчелек тә юк. Ир кеше үз хатыны белән барганда, каршысына башка ир килсә, чит ир хатынны алып китеп сөйләшеп тора ала, ә үз ире бу вакытта аларның сөйләшеп бетерүләрен көтеп тора. Сөйләшү озакка сузылса, хатынын чит ир белән калдырып китә дә ала», – дип гаҗәпләнеп яза. Безнең җәмгыять хәзер шундый түгелме? Бу вазгыять Әнәс ибн Мәликтән тапшырылган Кыямәт турында хәдистә сурәтләнгән: Кыямәт якынлашкан заманда хатыны яныннан үткәндә, ир: «Ул башка ир белән булган», – дип уйлый. Моңа гаҗәпләнми дә, нәфрәтләнми дә. Шулай булгач, гаиләне ничек саклыйсың? Нидән зарланасың? Толстой әнә: «Кеше үзенең ашказанын боза да ризыктан зарлана. Тормышларыннан канәгать булмаучылар да шундый», – ди.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре