Ярты ел эчендә Татарстанда суд приставлары чит илләрдән килгән 1518 кешене өйләренә кайтарып җибәргән. Алар бездә яшәү шартларын бозган. Тоткарланучылар, штрафка тартылып, үзләренең илләренә куылган. Закон буенча, хәзер алар 5 ел эчендә Россиягә керә алмаячак.
Мондыйлар башта Чаллыдагы Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелә. Билет алганнан соң, суд приставлары аларны Россия дәүләт чиге аша керү пунктына – аэропортка кадәр озата. Анда исә чит ил кешеләре чик буе хезмәткәрләренә тапшырыла.
Россия законнарын санга сукмаучылар Таҗикстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Куба, Гаити, Конго, Мисыр, Камерун, Колумбия, Кения, Әфганстан, Перу, Алжир кебек илләргә озатылган. Чагыштыру өчен: суд приставлары узган елның шушы ук чорында 569 мигрантны үзләренә кайтарып җибәргән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез