Яшь эшмәкәрләр өчен "Моношәһәрләрне үстерү" программасына теркәү башланды

“Росмолодёжь.Предпринимай”, “Росатом” дәүләт корпорациясе белән берлектә, атом энергетикасын җитештерүче шәһәрләрне үстерергә теләүче яшь эшмәкәрләр һәм актив яшьләр өчен программа – “Моношәһәрләрне үстерү” акселераторын гамәлгә ашыра башлаган.

“Атомлы” шәһәрләрдә бизнесны, социаль предприятиеләрне, ял һәм туризм өлкәсендәге башлангычларны үстерү буенча гадәти булмаган чишелешләре эзләүгә ихтыяҗ бар. “Моношәһәрләрне үстерү” акселераторы шәһәрләрне үстерүгә өлеш кертү, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормыш сыйфатын яхшырту, уңайлы шәһәр мохитен, эш урыннарын булдыруга юнәлдерелгән социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк.
Программада катнашучылар дәүләт корпорациясе белгечләре, төбәкләрнең хакимият органнары вәкилләре җитәкчелегендә социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсенә ия булачак. Акселератор, үз проектыңны булдырып, белгечләрдән. шәһәр администрацияләреннән консультацияләр һәм грант алу мөмкинлеге бирәчәк.

Программа ике яшь төркеменә һәм әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән ике төрле катнашу форматын тәкъдим итә.

* “Действие” категориясе – 18-35 яшьлек эшмәкәрләр өчен. Проектлар буенча 5 көнлек җанлы этаптан, онлайн-әзерләнүдән гыйбарәт.

* “Погружение” категориясе – 14-35 яшьлек эшмәкәрләр өчен. Уңышлы бизнес-практикалар белән таныштыруны күздә тоткан бер көнлек программа.
Акселераторга теркәү ачылган. Тәфсиллерәк мәгълүматлар һәм гариза тапшыру формасы белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Проект “Кадрлар” илкүләм (милли) проекты кысасында гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре