– Бүген без Tatarica порталын яңарту өстендә эшлибез. Ясалма фәһемне кертү өчен финанс мәсьәләсе хәл ителә. Бу яңалык мәктәп балалары теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алсын һәм ясалма фәһем кеше тавышы белән теге яки бу тарих турында сөйли алсын өчен кирәк, – ди институт директоры.
Шулай ук яңа модульләр – электрон китапханә, карталар һәм барып карарга мөмкин булган учреждениеләр күрсәтелгән «турист модуле» кертү планлаштырыла. Эльмира Галимова әйтүенчә, юл картасы инде эшләнгән, смета төзелгән. Ә Татарстан Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов институтның барлык тәкъдимнәрен дә раслаган.
– Татарстан – күп юнәлешләр буенча лидер, ә энциклопедия өлкәсенә ясалма фәһемне кертү бунча артта калып килә. Югыйсә, бу инде Якутиядә эшләнгән, Башкортстан менә-менә эшләтеп җибәрү этабында, - диде Эльмира Галимова матбугат очрашуында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез