Үткән атна планетакүләм киеренке вакыйгаларга гадәттән тыш бай булды. Финанс базарларыннан дәһшәтле хәбәрләр зур дулкын булып ишелеп килде. Кытайда ясалма фәһем куыгы шартлады һәм җирле фонд базарын җимерде. Акцияләрнең гомуми базар бәясе кимүе инде 1,4 триллион юаньга җитте. Кайбер ЯФ компанияләренең, аерым алганда, MiniMax һәм Zhipu акцияләре берьюлы 80 процентка төште.
Мәгълүматка кыскача гына аңлатма да биреп китик. MiniMax һәм Zhipu – Кытайның ясалма интеллект өлкәсендәге ике зур компаниясе. Икесе дә OpenAI, Anthropic һәм Google кебек компанияләр белән көндәшлек итәргә омтыла. MiniMax 230 дан артык ил һәм төбәктә 300 миллионнан артык кулланучыга хезмәт күрсәтә. «Zhipu Ai»ның төп продукты – GLM дип аталган зур тел модельләре. Ике компания дә 2026 елның гыйнварында Гонконг фонд биржасына чыкты. 2025 елның беренче яртысында Zhipu 27 миллион доллар керем алган, ә югалтуы якынча 330 миллион доллар булган. MiniMax та шул чорда зур югалтулар кичергән. Спекулянтлар исә биржада зыянга эшләүче бу компанияләрнең акцияләрен сатып алып, «куык»ны чамасыз кабарттылар.
«Куык»лар «тишелү» бер Кытайда гына түгел, бөтен дөньяда кызу темплар белән барды. Атна ахырында бер көн эчендә генә дә АКШ, Япония, Көньяк Корея, Төркия, Кытай һәм Тайвань биржаларындагы акцияләрнең базар бәясе 1,7 триллион долларга кимеде. Алтын һәм көмешнең базар бәясе 1 триллион долларга төште, криптовалюта базары исә 140 миллиард доллар югалтты. Бер көн эчендә инвесторларның югалтулары 3 триллион долларга якынлашты. Бу юллар язылганда, дүшәмбе иртәсендә, Азиянең фонд базарларында җиңелчә күтәрелеш күзәтелә. Алтын да 0,9 процентка кыйммәтләнде. Шулай да базар югалтулары гадәттән тыш зур. Әйдәп бара торган 16 технология компаниясенең акцияләре соңгы 52 атна эчендә теркәлгән иң югары бәяләреннән инде 20 проценттан артыкка төште. Кайбер компанияләрнең югалтулары исә шаккатыргыч дәрәҗәгә җитте. AppLovin кыйммәтенең 68 процентын югалтты, Coinbase − 61, CoreWeave − 55, Intel 54 процентка арзанайдылар.
«AppLovin»ның 68 процентка арзанаюын шәрехлик. Акция 68 процентка төшкәч, элекке бәясенә кайту өчен 68 процент түгел, ә 212,5 процентка үсәргә тиеш. Бу югалтуларны каплауның никадәр авыр булуын күрсәтә. Фонд базарындагы кырылышны 1929 елгы кризиска тиңләүче аналитиклар булды. Юк, бу зур кризис үзе түгел әле, увертюра гына. Әмма дәһшәтле тавышлар ишетелә торган увертюра. Чынлап та, кризис кискен этапка күчсә, планетакүләм зур конфликт башлануы көтелә. Такер Карлсон, Трамп Иранда атом-төш бомбасы кулланырга җыена, ди.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез