Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев һәм “Рос
Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев һәм «Роскомнадзор» башлыгы Андрей Липовка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Парламентчы әйтүенчә, сәламәтлек буенча киңәшләр алу өчен нейрочелтәрләрдән нык файдалану җитди шикләнүләр уята. Аның сүзләренә караганда, ясалма фәһем киңәшләре квалификацияле медицина ярдәмен алыштыра, дип уйлаучылар күбәйгән, Ә бу системалар үз киңәшләренә берничек тә җавап бирми, дигән Чернышев.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, дәвалану, чир билгеләрен тасвирлау, чирне ачыклау буенча барлык киңәшләр мәҗбүри төстә маркировкаланырга: медицина консультациясе түгел, ә ясалма фәһем киңәше дип, челтәрдән файдаланучыга табибка күренү сорала, дип язып куелырга тиеш.
Моннан тыш анда даруларны рекламалау һәм аларны тәкъдим итүне тулысынча тыю тәкъдим ителә. Чернышев фикеренчә, нейрочелтәрләр дарулар яки биологик актив өстәмәләрнед (БАД) сәүдә атамаларын күрсәтү мөмкинлеген ия булмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез