Яшел Үзән районы авылларында гидротехник корылмаларга ремонт ясалды

Бузай һәм Олы Яке авылларында «Су басудан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проекты кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән күрсәтелгән торак пунктлар чикләрендәге буаларда ГТСларга капиталь ремонт ясалды.

– Монда Луковское авылына илтүче иске юл бар иде. Без анда көтүлеккә терлек куа идек. Яз көне юлны су баса, узарга ярамый, бары тик урау юллар аша гына үтеп була иде. Бу юлны ясаулары белән хәзер кырларга йөрү һәм авылдашлар белән аралашу җиңеләйде. Безгә бу эштә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, – дип сөйли Бузай авылында яшәүче Илдар Гыймадиев.
Олы Яке авылында Петьялка елгасыннан ерак түгел урнашкан буада ГТСка капиталь ремонт ясалды. Эшләр барышында җир дамбасының гәүдәсе ныгытылган, су агызу торбалары алмаштырылган, кое һәм су агызу бикләре ремонтланган. Росводресурсы проектын гамәлгә ашыруга гомуми бәясе 36,7 млн.сум булганда 22 млн.сум юнәлдерелгән.
– Ремонттан соң әлеге объектлар быелгы сезонлы язгы ташуны уздылар инде һәм корылмаларның ышанычлылыгы һәм торак пунктларны һәм инфраструктура объектларын гарантияле яклау ягыннан башкарылган эшнең югары сыйфатлы булуын раслады, – диде Росводресурсының Су хуҗалыгы программаларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Василий Борисенко.

Башкарылган эшләр 600дән артык кеше яши торган 248 торак йортны, шулай ук балалар бакчасын, автомобиль юлларын, газүткәргечләрне, электрүткәргеч линияләрне һәм башка инфраструктура объектларын су басудан сакларга мөмкинлек биргән. Суларның тискәре йогынтысыннан булдырылмаган зыян 119,1 млн.сум дип бәяләнә.
– Гидротехник корылмаларның иминлеге мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе контролендә. Аның ярдәме белән соңгы 5 елда республика акчаларына 24 ГТС 487 млн.сумлык ремонт ясалды. Бу халыкның иминлеген тәэмин итүгә һәм инфраструктураның мөһим объектларын саклауга җитди өлеш кертү, – диде Татарстанның асы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов.

Бузай һәм Олы Яке авылларындагы су объектлары янгынга каршы сулыклар сыйфатында, шулай ук рекреация максатларында файдаланыла һәм җирле халык арасында зур популярлык казана. Бу урыннар туристлар өчен аеруча кызыклы – төзекләндерелгән ГТС янәшәсендә «Домик у озера» һәм «Ягодная долина». глэмпинглары урнашкан.
Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган 5 елда (2020-2025 еллар) 487 млн.сумнан артык суммага 24 ГТС капиталь ремонтланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре