Газетага язылу

Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшыручыларга 100әр мең сум түләячәкләр

Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары 100әр мең сум алачак. Ярдәмнең яңа чарасы турында шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, программа «йөз балл – йөз мең» исемен алган.

«Йөз балл – йөз мең» – яңа уку елы алдыннан абитуриентлар өчен яхшы бүләк булыр дип саныйм», - дип ассызыклады ул.

Элегрәк Яшел Үзән районында йөз балл җыючыларга 30 мең сум акча тапшырылган иде. Быелдан башлап түләү күләмен өч тапкырдан күбрәккә арттырдылар, диелә «Татар-информ» хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре