Яшен һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

Иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр тизлектә җил булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын саклык чараларын үтәргә чакыра.

Белгечләр урамга чыгуны чикләргә һәм бина эчендә калырга киңәш итә. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә һәм аларны караусыз калдырмаска кирәк.

Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый.

Машина йөртүчеләр юлда аеруча сак булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре