Яшен тизлегендәге һөҗүм

1945 елның 16 апрелендә Зеелов биеклегеннән совет гаскәрләренең Берлинга һөҗүме башлана. Шәһәр тирәсендәге территория биш көннән инде безнекеләр кулында була. 2 майда Берлин оборонасы командующие, артиллерия генералы Гельмут Вейдлинг капитуляция турындагы документка кул куя һәм гарнизонда калган гаскәрләре белән әсирлеккә бирелә.

Фашистлар оясын штурмлауда меңнәрчә якташларыбыз катнаша. Татарстан Республикасы Хәрби Дан музее ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов инде күп еллардан бирле бу һөҗүмдә батырлык күрсәткән геройларның исемнәрен ачыклый.

Беренчеләр

Берлинга беренче булып һөҗүм итүчеләр арасында Казанда оештырылган 146 нчы укчылар дивизиясе дә була. Берничә көн эчендә дивизия частьлары Вильгельмсберг, Лихтенберг кебек шәһәр яны бистәләрендәге, Берлин тимер юлы станциясе тирәсендәге йөзгә якын торак урыннарны яулап ала. Дивизия газетасында лейтенант Хәйруллинның батырлыгы турында мондый сүзләр языла: «... Ул үзе җитәкләгән ике взвод белән шәһәр янындагы тимер юл станциясенә бәреп керә. Оборонага урнашып, дошманның берничә һөҗүменә каршы тора. Атыш вакытында контузияләнә, ишетми башлый, әмма бәрелеш белән җитәкчелек итүдән туктамый...»

22 апрель көнне Берлинның үзенә һөҗүм башлана. 23 апрельгә каршы төндә Арча районы Түбән Әзәк авылы егете, капитан, 219 нчы танк бригадасының танк ротасы командиры Гарәпша Шаһимәрдәнов, «Шерман» танкында беренче булып, рейхстагтан 5 км ераклыкта урнашкан Густав Адольф штрассега бәреп керә. Батыр милләттәшебез танкка каршы өч тупны һәм 50 гитлерчыны юк итә. 24 апрель көнне ротасы белән дошманның 45 танкын һәм үзйөрешле коралын кулга төшерә. 1945 елның 5 маенда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма бу исем ниндидер сәбәпләр белән бирелми кала. Гарәпша Шаһимәрдәнов Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Балтач районының Янгул авылы егете, артиллерист Габдулла Гарифуллин 23 апрель көнне дошман уты астында Берлин янындагы бер бистәдә биек манарага кызыл флаг элә. Бу шәһәр эчендәге кварталларны штурмлый башларга сигнал була. Шул ук көнне аның бригадасы дошманның 9 пулеметын, башка коралларын һәм 30 автоматчыны юк итә. Бу операциядә куркусыз булганы һәм зур нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Габдулла Гарифуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Герой крестьян гаиләсендә туа. Донецк шәһәрендә ФЗУ мәктәбен тәмамлый, Чиләбе трактор заводында эшли. 1943 елда Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Демобилизациядән соң Янгул авыл советы председателе булып эшли, аннан Балтач районында «Большевик» колхозын җитәкли. Янгул авылында җирләнә.

Берлинга көньяк юнәлештән кергән 122 нче гвардия мотоукчылар бригадасына Аксубай районының Иске Тимошкино сукно фабрикасы эшчесе Хәмзә Богданов җитәкчелек итә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул да Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Рейхстаг

Әле операция башланганчы ук Берлинга һөҗүм итәргә әзерләнгән дивизияләргә Кызыл Байраклар тапшырыла. Аларны иң кыю, тәҗрибәле сугышчылар шәһәрдәге төп биналарның түбәләренә урнаштырырга тиеш була. Андыйлар арасында өлкән сержант Гази Заһитов та була. Ул үзенең сугышчан дуслары белән байракны рейхстагның гөмбәзенә кадый.

Рейхстагка үз частьларының байрагын кадаучылар арасында башка якташларыбыз да була. Шуларның берсе – Татарстанның Олы Тархан хәрби комиссариатыннан фронтка киткән 19 яшьлек Виктор Карбулов. 1945 елның 25 апрелендә ул да Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Тик Кызыл Байрак ордены белән генә бүләкләнә.

Берлинны штурмлау вакытында күрсәткән батырлыклары өчен 39 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән аларга бу исем бирелми кала. Шуларның өчесе һәлак була, 36 сы туган якларына орденнар белән кайта.

Һәлак булганнар: өлкән сержант Иван Буханов – Тукай районыннан, гвардия капитаны Николай Федоров – Нурлат районының Михайловка авылыннан, лейтенант Юрий Золин – Казаннан. 8 май көнне Берлин урамнарында Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан 30 яшьлек кече политрук Гафият Нигъмәтуллин һәлак була.

Кыю татарлар

30 апрель көнне 150 нче һәм 171 нче укчы дивизияләр рейхстагка һөҗүм башлый. 150 нче дивизия генералы Василий Шатилов болай дип язып калдыра: «Казан татарлары сугышта үзләрен бик кыю һәм батыр тоттылар. Башкалардан аерылып тордылар. Бу аларның теләсә кайсы җиргә разведкага чыгып китүләреннән дә, автоматчыларның тормыш өчен куркыныч дип саналган урыннарга баруларыннан да күренде. Алар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә жәлләмәделәр. Дивизиядә татарлар бик күп иде...».

Фашистларны ояларында тар-мар иткән сугышчылар Германия парламенты диварларында һәм колонналарында тамгалар калдыралар. Алар турында кайнар эзләр буйлап йөргән хәрби журналист Шәрәф Мөдәррис язып чыга. Ул үзе дә сугышчылар белән бергә Берлинга кадәр барып җитә. «Рейхстаг дивары» дигән язмасында ул түбәндәге язуларны урнаштыра: «Майор Хәмидуллин. Майор Малышкин. Казан», «Ваһапов. Казан». «Халиков – Казан», «Мәгубә Сыртланова – очучы». Шулай ук Казаннан баш табиб Р.Насыйрованың да язмасы бар: «Казаннан татар кызы монда Иделдән үк сугыша-сугыша килде». Дан орденының тулы кавалеры Петр Малкин исә болай дип язып калдыра: «Без Сталинградта үлемгә каршы тордык, фашистларның оясын – Берлинны штурмладык. Малкин П. И. 1918 елгы, Татариядән».

Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе активистларына әлегә Германия территориясендә һәлак булган 13 721 Татарстан солдат һәм офицерын гына ачыкларга мөмкин булды. Шуларның 7320 се әсирлектә була, яралардан 296 сы үлә. Берлин урамнарында Татарстаннан 368 солдат һәм офицер һәлак була. Шуларның 182 се татар фамилиясен йөрткән.

Берлинны штурмлау вакытында һәлак булган татарстанлылар Михаил Черепанов ярдәме белән «Хәтер китабы»ның электрон вариантына кертелгән. Бу батырларның исемнәре белән теләгән һәркем таныша ала.

Яшен тизлегендә

Берлин операциясе бары тик ике атнага гына сузыла. Хәрби белгечләр әйтүенчә, мондый операция өчен бу – искиткеч аз вакыт. Ә бит Жуков командалыгындагы 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләренә, чыннан да, бик үзенчәлекле вазгыять белән эш итәргә туры килә. Беренчедән, Гитлер Германия башкаласын «соңгы кешегә кадәр» сакларга боера. Хәер, дошманнарның башкала өчен ерткычларча көрәшәчәкләре болай да билгеле була инде. Икенчедән, Берлин – сугыш вакытында штурм белән алынган беренче мегаполис. Анда өч миллион кеше яшәгән. Шәһәр – сәнәгать үзәге. Биналарының яртысыннан артыгы тимер конструкциядән торган. Ягъни бу территория һәрберсе сугыш кыры булырлык заводлар белән тулган дигән сүз. Моны Сталинград белән чагыштырып булыр иде. Анда гитлерчылар трактор заводын өч ай буена кулга төшерә алмыйлар. Югыйсә аны беркем дә оборонага әзерләми, ул болай да ныгытма кебек була. Ә Берлинда оборонага берничә ай әзерләнәләр. Җитмәсә, юлны Зеелов биеклеге каплый. Анда гына да вермахтның 200 мең кешелек 9 нчы армиясе урнаша. Кыскасы, Берлинны саклау өчен 700 мең кешелек армия оборона тота. Ә совет командованиесе шундый көч белән маңгайга маңгай бәрелешергә карар кыла һәм ялгышмый, җиңеп чыга.

Хәрби тарихчы Алексей Исаев мондый чагыштыру китерә: «Берлин операциясе совет атом бомбасы сыман була. Нәкъ менә Берлинны яшен тизлегендә алу совет гаскәрләренең иң катлаулы бурычны үтәп чыга алуын бөтен дөньяга күрсәтә алды. Әгәр дә Берлинны боҗрага алып, дошманның бирелгәнен көтеп утырсак, вазгыять бөтенләй башкача булырга мөмкин иде».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре