Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Идел» яшьләр үзәгенә министрлык һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан 5 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирү турында әйтте. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Әлеге карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу турыда Садыйков 5 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында «Идел» яшьләр үзәгенең 25 еллыгына багышланган «Идел: уңыш һәм мөмкинлекләр тарихы» кыска метражлы мотивацион фильмының премьерасы вакытында хәбәр итте.
Сертификатны «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиевага тапшырдылар. Ул яшьләр сәясәте һәм татар теле өлкәсендәге зур проектларны гамәлгә ашыруга билгеләнгән, дип искәртте Ринат Садыйков.
«Рәхмәт сүзләре сүз генә булып калмады, гамәлгә күчте. Бу әле беренче адым гына, ләкин шул ук вакытта зур эш нәтиҗәсе дә. Безне ишеттеләр, ишетәләр һәм аңлыйлар. Киләчәктә дә зур проектларга алынырга, уйларга, тагын да тырышып эшләргә кирәк», – диде яшьләр эшләре министры
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез