• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Яшьләргә – эш һәм торак

Яшьләргә – эш һәм торак. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова киләчәкне күз алдында тотып әнә шулай ди. Министр фикеренчә, яшьләр акча кайда күп, шунда эшләячәк, фатирын исә арендага алачак.

Республикада бер кешегә 14 эш урыны бар. Эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Министр иң элек республикадагы хезмәт хакларына тукталды.

– 2024 елның гыйнвар – сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча бездә уртача хезмәт хакы 71,4 мең сумга җитте. Узган ел ул 59,2 мең сум тәшкил итте, – диде министр. – Әмма хезмәт хаклары түбән булган тармаклар да бар. Мәсәлән, күчемсез милек, кунакханә, җәмәгать туклануы юнәлешләре. Биредә хезмәткә түләү дәрәҗәсе аена 44 мең сум тирәсе. Республикада бер тармак предприятиеләрендә хезмәт хакы бертигез булырга тиеш дигән максат куелды.

Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә минималь хезмәт хакыннан да ким түләмәсен өчен эш алып барыла. Быел Татарстанда МРОТ күләменнән ким акча түләгән 145 оешма ачыкланган. Шул рәвешле 500 дән артык кешегә акчасын кабат исәпләгәннәр. 17 мең кеше «соры базар»дан чыгып, хезмәт кенәгәсе белән эшли башлаган. Тагын бер яңалык: Татарстан Россия төбәкләре арасында фәкыйрьлек буенча иң түбән баскычта тора. Бездә авыр хәлдә яшәүче 184 мең кеше бар икән.

Очрашуда Эльмира Зарипова физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә өйдә ярдәм күрсәтү, менталь тайпылышлы балаларны тормышка өйрәтү, урынга калган өлкәннәрне караучылар әзерләү турында да сөйләде. Болар барысы да «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырылды.

– Без инвалид бала үстерүче гаиләләргә тернәкләндерү чараларын биреп торучы пункт ачабыз. Балага инвалидлык рәсмиләштерү өчен бер айдан өч айга кадәр вакыт китә. Шушы вакыт арасында аларга тернәкләндерү чаралары кирәк. Хәзер алар аны махсус пунктлардан алачаклар. Элегрәк без өлкәннәр өчен дә мондый үзәкләр ачтык. Аяк-кулларын имгәткән, вакытлыча арбага утырып йөрергә мәҗбүр булган кешеләр алардан бушлай файдалана ала, – ди министр. – Быел Татарстан авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фондыннан грант алды. Ул акча физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормышын яхшырту өчен тотылачак. Чаралар фондның «Минем гаилә» программасы ярдәме белән башкарылачак.

Министр Татарстанда яшәүче балалы гаиләләргә тиешле ярдәмнәргә тукталды. Авыл җирендә гомер итүче хатын-кызларга түләнә торган өстәмә акча хакында да яңадан искә төшерде.

– Республикада 55 мең күпбалалы гаилә исәпләнә. Һәр бишенче бала зур гаиләдә тәрбияләнә. Моннан 12 ел элек аларның саны 24 мең генә иде, – ди Эльмира Зарипова. – Күпбалалы булу – зур җаваплылык. Мондый гаиләләрне тәэмин итү – ирләр өстендә. Без аларга да ярдәм итәбез. Хезмәт базарында эшне алыштыру, акчалырак җиргә урнашу мөмкинлеге бар. Гаиләләр киләсе көнгә ышаныч белән карарга тиеш.

Мөмкинлекләр дигәннән, Татарстанда быел «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 4,4 мең кеше яңа һөнәргә укытылган. Кабат һөнәр алучыларның 78 проценты эшкә урнашкан.

– Хәзер күбрәк IT өлкә, мәгълүмати куркынычсызлык, маркетплейсларда эшләр өчен укыйлар. Декреттагы ханымнар һәм 50 яшьтән узганнар бик теләп һөнәр алыштыра. Укыту киләсе елда да дәвам итәчәк. Ул «Кадрлар» дип аталачак яңа илкүләм проект ярдәмендә башкарылачак, – диде министр.

Ел башыннан оборона-сәнәгать комплексларында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү буенча укытырга гаризалар җыя башлаганнар. Быел шушы өлкәдә эшләүче 500 хезмәткәр белем эстәгән. Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу оешмалар хезмәткәрләрен укытыр өчен дәүләттән субсидия алганнар. Теләк шул: кешеләргә эш бирү һәм аларны үзебезнең республика оешмаларында калдыру. Әмма җиңел булмаячак. Министр шулай ди.

– Үсеп килүче буын, безнең кебек, эш һәм яшәргә урын гына булсын, дип баш ватмаячак. Алар кайда акча күп түлиләр, шунда күчәчәк. Әле бер проектка, әле икенчесенә тотыначак. Шуңа күрә аларны бер урында мөмкин кадәр озаграк эшләтү өчен, безгә арендалы торак булдырырга кирәк. Бары шулай итеп кенә без яшьләрне тотып тора алабыз, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре