Яшьнең фатир сатып алуга ничек йогынты ясавын аңлатканнар

Хәзерге вакытта күчемсез милекне башлыча яшьләр генә сатып алырга мөмкин. Россия Риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Моңа кадәр күпчелек очракларда хәзер 38 яшьлекләрнең беренче фатирын сатып алулары турында хәбәр ителгән иде. Ә берничә ел элегрәк үз торагын сатып алучыларның уртача яше 28 булган.
“Тәгаен генә статистикасы юк. Кеше фатирны үзе алырга, яки аңа сатып алып бирергә дә мөмкиннәр бит әле. Икенчедән, хәзер кредитлар бик кыйммәт булганлыктан, төрле ташламалар, яшь гаиләләр өчен ипотека ярдәмендә нәкъ менә яшьләрнең торак сатып алу мөмкинлеге күбрәк”, – дигән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.
Аның басым ясап әйтүенчә, бүгенге вазгыятьтә базар ипотекасы “буй җитәрлек” дәрәҗәдә түгел. “Ташламалы ипотека билгеле бер яшьтә генә бирелә, димәк, яшегез чыкканчы, ташламалы ипотекадан файдаланып калырга кирәк. Базарда нәкъ шушы әйбер өстенлек итә дә инде”, – дип аңлаткан Апрелев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре