Яшүсмер үлеме алдыннан әти-әнисенә "җәннәттә очрашырбыз" дип язып калдырган

16 сентябрьдә Самара урамнарының берсендә15 яшьлек малайның мәете  табыла. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 

Яшүсмернең гаиләсе Самарага Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Россия гражданлыгы да алган булганнар. Туганнары һәм күршеләре белән мөнәсәбәтләре дә яхшы булуы мәгълүм.

Яшүсмернең социаль челтәрдәге статусында: «Беркайчан да зарланма, кемдер мондый тормыш турында хыяллана», - гына диелгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗига урынын карагач, яшүсмернең үлеменә кемнеңдер гаепле булу турындагы фаразларны кире какканнар.

Мәрхүмнең кәрәзле телефонында әти-әниләрен гаепләргә кирәкмәвен әйтеп язылган хәбәр дә табылган. Малай үзенең туган телендә: "Җәннәттә очрашырбыз. Җирдә мине берни дә тотмый һәм кызыксындырмый», - дип язып калдырган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре