Газетага язылу

Иҗатчыларны Әхмәт Симаев исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясендә катнашырга чакыралар

Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллеге Әхмәт Симаев исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе башлануын игълан итә.

Премия рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, тарихи мирасны саклауга һәм җәмгыятьне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән әдәби һәм журналистика юнәлешен үстерү максатыннан оештырылган.

Премияне үткәрү географиясе – Россия Федерациясе. Премиядә катнашырга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яшьтән өлкән авторларга рөхсәт ителә.

Конкурс эшләре рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

Эшләр 2026 елның 15 мартына кадәр җибәрергә кирәк.

Премия ике номинациядә уза:

  • «Шигърият»

Ватан темасына багышланган шигъри әсәрләр (шигырьләр) кабул ителә.

  • «Журналистика»

Бөек Ватан сугышының билгеле һәм аз билгеле фактларына, геройларына багышланган журналистика материаллары (мәкаләләр) кабул ителә.

Ничек катнашырга?
Конкурс эшен, тутырылган һәм имзаланган катнашучы анкетасының сканер-күчермәсен һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: premiasimaeva@yandex.ru

Гариза бирү өчен документлар:

Жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләячәк, алар кыйммәтле бүләкләр алачак. Конкурс, эшләргә куелган таләпләр, бүләкләр, жюри әгъзалары турында тулырак мәгълүматны Премия турындагы Нигезләмәдән карарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре