Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша. Закон чыгаручылар Советы Президиумы Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә узды. Төп мәсьәлә – балаларның җәйге ялы. Моңа өстәп көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча үзе җитәкләгән комиссиясе утырышын үткәрде.
Иң яхшысы – балаларга
Җәйге ял димәктән, Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялы Дәүләт Думасы депутатларының даими контролендә тора. Быел тулаем ил буенча 40,5 мең сәламәтләндерү лагере 6 млн балага үз ишекләрен ачарга әзер тора. «Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк», – дип ассызыклады ул.
Аерым алганда, Татарстанда да җәйге чорда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел Татарстан һәм Кара диңгез яры буендагы балаларны савыктыру лагерьларында, мәктәп яны лагерьларында 102,8 меңнән артык кызлар һәм малайлар ял итәчәк. Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган балалар да, ятимнәр, балалар йортларында һәм коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында, конкурсларында җиңүчеләр, кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр һәм яшь армиячеләр дә бар. Лагерьләрдә патриотик тәрбиягә дә аерым урын бирелә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, безнең республикада быел балаларның җәйге ялын оештыру буенча әзерлек эшләре бара, инфраструктура, мәгариф һәм тәрбия программалары буенча күп эшләр башкарылган. Ул шулай ук утырышта күтәрелгән мәсьәләләр Татарстан өчен дә актуаль булуын әйтте.
Җиңел түгел
Дөнья сәясәтен тамырдан үзгәртеп кору, күпполяр дөньяның яңа системасын булдыру шартларында Россия төбәкләренең халыкара эшчәнлеге тагын да зуррак әһәмияткә ия. Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төньяк башкалада узган комиссия утырышында шулай дип белдерде. Әйтүенчә, хәзерге җиңел булмаган шартларда комиссиянең эше тагын да актуальләште.
– Хәзерге вакытта Россия өчен башка илләр белән мөнәсәбәтләрнең нинди икәнен билгеләү, сәяси каршылыклар нигезендә яткан проблемаларны хәл итү принципиаль мәсьәләгә әверелә бара, без моны яхшы аңлыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Моннан тыш, тышкы дөнья белән Халыкара элемтәләрне һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча төбәкләрдә тупланган тәҗрибәне анализлау ихтыяҗы бар.
Төбәкләрнең халыкара көн тәртибе буенча эшчәнлегенә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу хокук Россия Федерациясе Конституциясенең 72 маддәсендә беркетелгән.
– Төбәкләр, федераль үзәк кебек үк, чәчәк атучы дәүләт төзүгә. Россия төбәкләренең халыкара эшчәнлеге, чыннан да, дәүләт күләмендәге әһәмияткә ия. Алар бергәләп дәүләтара һәм халыкара шартнамәләрне эчтәлекле итәләр, халык хуҗалыгының инновацион һәм конкурентлыкка сәләтле тармакларын үстерүгә ярдәм итәләр, – диде Дәүләт Советы җитәкчесе.
Ул утырышта Татарстан тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан, дәүләтләр дәрәҗәсендә сәяси хезмәттәшлек потенциалын кулланып, үзенең тышкы сәүдә партнерлары санын арттырырга, үз продукциясен сату базарларын киңәйтергә, хезмәттәшлек географиясен арттырырга омтыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез